Куандырып кына яшик әле әнкәйләрне дөньяда

hgcrre7pvyi- Бала өчен әнкәйдән дә
Кем соң бар кадерлерәк?
Ул чибәр дә, ягымлы да,
Барсыннан да сөйкемлерәк, — дип башлап җибәрдек Әниләр көненә багышланган бәйрәмебезне. Чара Яңа Ярмәк клубында үтте, бирегә авылыбызда яшәүче әниләр, апалар, әбиләр җыелдылар.

Клуб мөдире Розалия Гафурова һәм китапханәче Алисә Хаматшина килгән кунакларны бәйрәм белән тәбрикләделәр, үзләренә исәнлек-саулык, тыныч тормышлар теләделәр. Аннан соң сүз Камышлы район башлыгының урынбасары Минсәет  Низаметдин улы Шәйхетдиновка бирелде. Ул да ана-әбиләрне бәйрәм белән котлап, үзләренә тән сихәтлеге, бәхетле картлык теләде.

Минсәет Низаметдинович буш кул белән килмәгән иде, олы яшьтәге апаларыбызга тырыш хезмәтләре өчен медальләр дә алып килгән ул. Аларны Гыйльминур апа Дәүләтшинага, Фәния апа Вәлиәхмәтовага, Гөлсинур апа Гафуровага, Тәскирә апа Зәйнуллинага һәм Тәслимә апа Вәлиәхмәтовага тапшырды.

Бу юлы бәйрәмебезне башка төрлечәрәк үткәрергә булдык. Әбиләрне һәм  яшь әниләрне ике командага бүлдек. Шуннан китте ярыш-бәйгеләр! Нинди генә уеннар уйналмады, җырлар җырландамы, биюләр биелмәде. Төрле әйтемнәргә дә җаваплар табылды, табышмаклар да читтә калмады.

Бәйрәмебезнең икенче өлеше тәм-томнар тулы өстәл тирәли дәвам итте. Сый тулы өстәлләргә хәйран калырсың! Ашап-эчеп алгач, Коръән сүрәләре дә укылды.

Нинди рәхәт, нинди ямьле бергә очрашулар, нинди матур бу бәйрәмнәр! Чарабыз күңелләребезгә хуш килде. Шулай итеп барсы да рухи ризык, тән азыгы алып, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткереп таралыштылар.

Куандырып кына яшик әле
Әнкәйләрне дөньяда.
Бәйрәмнәрдә генә түгел,
Туган һәрбер көндә дә.

  Розалия ГАФУРОВА, Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире.

Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1198

Комментирование запрещено