Сагыну

iГөлләр илттек әнкәй каберенә

Язлар җиткәч чәчәк атсын дип,

Изге җомгаларда дога кылам

Синен җанын тыныч ятсын дип.

Тудырдың син безне бу дөньяга

Күкрәк сөтен биреп үстердең,

Киңәшләрең, хәер-фатихаң белән

Зур тормышка аяк бастырдың.

Тормыш авыр, бәлки, чарасыздан

Күңелләрең синең тулгандыр.

Алты балаң алты шатлык булса,

Борчуларың күбрәк булгандыр.

Җылы оекбашлар, бияләйләр

Кидердең син аяк-кулларга.

Сагынабыз, әнкәй, ни хәл итик?

Китмәдең шул кайтыр юлларга.

Йөрәк җылың, тәмле ашларыңны

Мөмкин түгел, әнкәй, оныту.

Бик авыр шул якты дөньялардан

Газиз әнкәйләрне югалту.

Ерак юлдан кайтып кергән чакта

«Балам» диеп каршы алдың син,

Киткән чакта күзен яшьләндереп,

«Ешрак кайт», дип озатып калдың син.

Балаларың инде әби-бабай булды,

Ә йөрәктә һаман юксыну.

Һич төзәлмәс яра бит ул җанда

Газиз әнкәйләрдән аерылу.

Сагынудан йөрәк сызлаганда

Кабереңә, әнкәй, барабыз.

Кабер ташын кочып, дога кылып

Яңара тик йөрәк ярабыз.

Синең изге киңәшләрең тотып

Без атлыйбыз тормыш юлыннан.

Тик син, әнкәй, берүк рәнҗеп ятма, 

Риза бул син кыз һәм улыңнан.

Ризалыгың алып яшәсәк тә, әнкәй,

Игелекләр генә кылсак та,

Бурычларны түли алдыкмы? — дип

Әрнеп куя йөрәк кайчакта.

Балакайлар, газиз әнкәйләрнең

Исән чакта белик кадерен,

Алар киткәч безнең арабыздан

Онытмасак иде каберен.

Гөлсинур ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1495

Комментирование запрещено