Байтуганда бәйрәм гөрли:
Музей ача ишеген бүген.
Сәләй дигән олы шәхес
Авылына кайтты тагын.
Рәхмәт сиңа, Татарстан,
Ярдәм кулы сузган өчен.
Байтуганда туган егетне
Олы данга күмгән өчен.
Без татарлар — бердәм халык,
Ил язмышын бергә күтәрдек.
Горурланыйк телебез белән,
Татарлыкка тап төшермик.
Безнең буын вәкилләре
Әлифбаны укып үсте.
Якташыбыз иҗат иткән
Бу китап яшәр әле мәңге.
Музей ачу — бик зур эш ул,
Күңелләребез нык шатлана.
Изге эшләр башкардың син,
Рәхмәт сиңа, Нурания.
Музей ясау — тарих бит ул,
Чал тарихлар онытылмасын.
Янып-көеп йөрүең өчен
Ходаем исәнлектән аермасын.
Кеше бит ул мәңгелек түгел,
Бер китә дә, ул югала.
Искә алып сөйләр өчен
Эше кала, эзе кала.
Гаиләңә бәхет телим,
Тигезлектән аермасын.
Оныкларың шатландырсын,
Балаларың куандырсын.
Роза ГАЙФУЛЛИНА.
Яна Усман авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1498