Җаным туңа. Әллә инде шуңа
Күпме төннәр күзем йоммадым.
Үткәннәрне уйлап, ямансулап,
Сүтеп җыям гомер йомгагын.
Чик-чаманы белми тарткангамы
Яшьли килеш авыр йөкләрне,
Бигрәк инде нечкә, түзә көчкә
Гомер йомгагының җепләре.
Бәгырькәйләр бик еш яраланды
Вак үчләрдән, явыз көчләрдән.
Шуңа әрнетелә, җан төтелә,
Шуңа артык җепләр нечкәргән.
Күңелемне уйлар каплаганда,
Моң басканда җырлап юандым.
Һәр көн шулай уйлап үткәннәрне,
Сүтеп җыям гомер йомгагын.
Зәкия БӘШӘРОВА.
Камышлы авылы.
Просмотров: 1237