Хыялларда бәхет эзлибез

2Хыяллар.. Хыяллар.. Алар безне канатлы кош итеп күк­кә күтәрә, диңгезләр артына алып китә… “Хыял…” дип аталган концерт программасы белән Самарада чыгыш яса­ган Татарстанның һәм Баш­кортостанның халык ар­тисты Айдар Галимов та та­ма­шачыларын бер кичкә хыял­лар иленә чакырды.

Киров мәйданындагы Мә­дәният сараенда узган бу чарада самаралылар рәхәтләнеп ял итте. Айдар үзенең төркеме белән аларны самолетта да “очырды”, ап-ак көймәгә утыртып, диңгездә дә “йөздерде”, әле кызу җәйләргә, әле буранлы кышларга алып керде.

Тамаша “Хыялларда бәхет эзлибез” дип аталган җыр белән башланып китте. Сәхнәгә эленгән зур экраннан самаралыларга күптән тү­гел генә төшерелгән клипны карарга да насыйп булды. Җыр­ның мәгънәсе дә видеога туры килеп тора. Чыннан да, кайвакыт бәхетне ераклардан, һа­валардан эзлибез, ә ул җир­дә, яныбызда гына була бит.

Бу вакытта залда утыручылар яшьлек елларын, беренче сөйгән ярларын да искә төшереп утырганнардыр, мөгаен. “Ак пароход”, башкорт телендә башкарылган “Акбүз ат” җырларын тыңлаганда бу хисләр тагын да тирәнәйде.

Айдар Галимовның һәр концерты шоу кебек үтә. Менә бу юлы да җырчы популяр җырлары белән генә түгел, матур сәхнә күренеше, оста итеп әзерләнгән номерлары белән дә тамашачыларын сөендерде. Моңа биючеләр төркеме дә зур өлеш керткән. Аларның һәр хәрәкәте “чарланган”, номерлары сюжетлы. “Хыял…” про­грам­масы өчен бию номерларын Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, балетмейстер Валерий Архипов куйган икән.

Зур экраннан күрсәтелгән видеолар да артистларның һәр чыгышын тулыландырып, сәх­нәдәге күренешне чынбарлык итеп күрсәтергә ярдәм итте. “Тау җиләге” җырын башкарганда Айдар да, биючеләр дә әйтерсең чәчәккә күмелгән җәйге болында йөриләр, чи­тәннән үргән кәрзиннәргә хуш исле җиләк җыялар.

Ә бераздан инде экранда — кышкы урам күренеше, сәх­нәдә җылы киемнәргә киен­гән кызлар-егетләр “кар” атышып уйныйлар. Айдар Галимов та “Карлар ява” җырын гүя сәхнәдә түгел, шыгырдап торган кар өстендә башкара. Әнә, “кар” кисәкләре инде тамашачыларга таба оча, ә самаралылар аларны кабат сәхнәгә ыргыта.

- “Кар” кисәкләрен кабат ыргытканыгыз өчен рәхмәт, безнең әле иртәгә Камышлыда чыгыш ясыйсы бар, — дип көлдерде соңыннан Айдар Галимов. — Сездә кар җитәрлек. Уфада: “Юлларны чистарт­мыйлар”, — дип көрсенәбез, Самарага килгәч Уфа юлларын сагындым. Алда футбол буенча Бөтендөнья чемпионаты, сынатмагыз инде. Кар үзе дә эреп бетәр, юлларыгызны ясатып өлгерсәгез ярар иде», — диде ул. Шул мизгелдә җырчыга: “Бу бүген самаралыларның иң зур хыялы”, — дип җавап бирәсе килде.

“Айдар” театрындагы яшь җырчыларның да талантларына сокланып туймаслык. Башкортостан Республикасы һәм Бөтендөнья бәйгеләре лауреатлары Зилия Бәхтиева белән Радмир Исмәгыйлов моңлы тавышлары белән самаралыларны әсир иттеләр. Зилия үзе генә башкортча да, татарча да җырлады, Айдар белән “Сагынуга ничек түзәрмен” җырын да башкардылар.

Ә Радмир тамашачыларны “Верила, верила” җыры белән “кыздырды”. Шәрыкъ көе, чибәр җырчының үзенчәлекле тавышы аеруча Самара сылуларын битараф калдырмады, берничәсе хәтта урыннарыннан торып бии дә башлады.

Тамашачылар инде хитка әйләнгән “Кызыл розалар” һәм “Син минем җанымның яртысы” җырларын башкармыйча, Айдарны сәхнәдән җибәрәселәре килмәде. Җырчы баштан бераз баш тартып маташса да, сорала торгач, ризалашты һәм бу җырларны бик матур итеп акапеллага башкарды.

Ә рәхмәтле тамашачы яраткан артистын кызыл розаларга һәм татлы бүләкләргә күмде.

Гомумән, концертның башыннан ахырына кадәр җырчы белән тамашачылар арасында күзгә күренми торган бәй­ләнеш булганы сизелеп торды. Әйтерсең, тамаша залы сихри моңга күмелде, ә артистлар самаралыларның кайнар алкышларыннан энергия алдылар.

Эстрада җырчыларының кү­­бе­­сеннән аермалы буларак, Ай­дар Галимовның концерты конферансьелардан баш­ка гы­на барды. Моңардан та­ма­ша отты гына бугай. Тама­шачы озын сүзләрдән алҗы­мый­ча, рә­хәтләнеп яраткан җыр­чы­сын тыңлады. Тик моның тис­кәре ягы да булды: байтак җыр­­ларның авторлары игълан ителми калды. Шагыйрә, күп җырлар авторы Айгөл Вәлиуллинаның бер интервьюсында: “…Җыр авторларын яшерү, оны­ту күре­нешләре борчый. Авторсыз игълан ителгән җыр — ятим җыр ул. Авторларны күрсеннәр, ишетсен­нәр иде”, — дип сөйләгәне искә төште. Айдар Галимов та репертуарындагы җырлар авторларын игълан итмәсә дә, аларның исемнәрен арттагы экранда чыгарса, бик әйбәт булыр иде.

Бал мичкәсендәге бу бер кашык дегеткә карамый, самаралылар концерттан бик канәгать калдылар.

- Күптән яхшы концерт карыйсым килгән иде, бүген хыялым чынга ашты, рәхәтләнеп ял иттем. Гадәттә җырчылар тамашачыны сәхнә костюмнары белән шаккатырырга яраталар. Ә Айдар Галимов тамашачылары алдына һәр­вакыт костюм-чалбардан чыга, Зилия Бәхтиева белән Радмир Исмәгыйлов та зыялы киенгәннәр. Бу безне, тамашачыларны ихтирам итү. Моның өчен артистлар­га аерым рәх­мәт, — дип киче­решләре белән уртаклашты Лилия Шәрә­фет­динова. — Тик нигәдер тамашачылар гына аз килгән.

Чынлап та залда буш урын­нар күп иде. Әллә Яңа ел бәйрәмнәре халыкның ке­сә­ләрен шулай “корытты”, әллә кризис дигәннәреме? Танышларым арасында: “Билет бәяләре кыйммәт, арзанрак булса барыр идек”, — диючеләр дә булды. Бүгенге кризис шартларында гади тамашачыга 1000 — 1500 сумлык билет бәяләре, әлбәттә, кыйммәт. Ә күпчелек бай кешеләрне хәзер акчадан башка бер нәрсә дә кызыксындырмый. Шуңа күрә студентларга, пенсионерларга билет бәясенә ташлама ясарга кирәктер бәлки? Ярты зал буш булганчы, ярты бәягә булса да, тулы зал утыруы табышлы да, күңелле дә бит.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1572

Один комментарий

  1. Билеты на концерт Айдара Галимова стоили от 500 до 1000 рублей. ,Айдара! Как можно еще дешевле, Самые доступные цены, Какой большой состав! Дорогие костюмы, современная аппаратура, оформление, это на сцене! А сколько вложений,пока готовится концерт! Покупается слова и музыка песен, записи в студиях, постановки танцев, транспортные расходы, гостиницы, печатная продукция! Вот ,подумайте, дорогие зрители, и сравните сколько стоят билеты на звезд российской эстрады!