Булачак дизайнер үрләр яулый

Азалия Шәрәфетдинова.

Азалия Шәрәфетдинова.

Үткән елның декабрендә Самараның мәгариф департаменты укучылар арасында Яңа ел темасына рәсем бәйгесе игълан иткән иде. Күптән түгел аның җиңүчеләре билгеле булды. Алар арасында милләттәшебез Азалия Шә­рәфетдинова да бар.

Азалия Самараның 90 санлы гомумбелем мәктәбендә 10нчы сыйныфта укый, шул ук вакытта Самараның 4 санлы сәнгать мәктәбендә рәсем ясау буенча белем ала.

- Азалия бик талантлы кыз, графика эшләре дә, майлы буяу белән төшерелгән карти­налары да бик матур. Балалар арасында үткән рәсем  бәйгеләрендә аның эшләре һәрвакыт җиңүчеләр рәтендә була. Үткән елның мартында яшьләр бөтенроссия рәсем бәйгесендә “Ал чәчәк” әкияте буенча ясалган рәсеме белән Азалия Самара өлкәсендә беренче урынны яулады, — дип горурланып сөйли аның остазы Ольга Тараскина.

“Киләчәктә күргәзмә оештырырга теләмисеңме?” — ди­гән сорауга Азалия: “Мондый те­ләгем булса да, күргәзмәгә куярлык эшләрем үземдә сак­ланмый. Аларны бәйгеләр оештыручылар үзләренә алып кала, йә туганнарым, ип­тәш­ләрем истәлеккә сорап алалар.  Заказ буенча рәсем ясарга тәкъ­димнәр дә байтак, әмма мо­ның өчен әлегә вакытым юк, БДИга әзерләнәм”, — ди яшь милләттәшебез. Булачак һөнәрен дә Азалия рәсем ясау белән бәйләргә тели. “Дизайнер булып кешеләргә өйләрен матурлатырга ярдәм итәсем килә”, — ди Азалия.

Әминә ШИҺАПОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1335

Комментирование запрещено