Татар йортына — корама сырма

Айгөл Хәкимова, Гөлшат Низамова, Асия Сәйфет­динова һәм Илһамия Кәримова корама салфетка тегәләр.

Айгөл Хәкимова, Гөлшат Низамова, Асия Сәйфет­динова һәм Илһамия Кәримова корама салфетка тегәләр.

Үткән якшәмбедә Самараның Ха­лыклар дуслыгы йортында өлкә «Ак калфак” татар хатын-кызларының чи­раттагы җые­лышы һәм мастер-класс үткәрелде. Бу юлы оешма әгъзалары корама – калдык-постык материал ки­сәкләреннән җыеп тегелгән юрган яисә сырма тегәргә өйрәнделәр.

Әйе, тормышыбыз җитешле хәзер. Иске күлмәкләрне сүтеп, кисеп, җыеп, тукыма ясап утырасы юк. Ләкин авылга кайтканда мунча алдындагы утыргычка җәелгән, яисә сандык төбендә сакланган сырмаларны күргән саен әбиләребезне сагынабыз, үзебезнең яшьлегебезгә кайткандай булабыз.

Хәзер мода журналларында да ситсы кисәкләреннән карават япмалары ясау ысулы турында язып торалар. Димәк, әбиләребезнең юк-бардан ясал­ган сырмалары бүген дә мо­дада. Тик бу эшне яңа мате­риалдан һәм бик пөхтә итеп баш­карырга гына кирәк.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә кызларга технология дәресләре укытучы Асия Госман кызы Сәйфетдинова аккалфаклыларга нәкъ шул ысулны өйрәтте дә инде. Өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия ханым Әюпова чакыруы буенча өмәгә күпсанлы шәһәр хатыннары, Гали һәм Мәчәләй авыллары оешмалары вәкилләре Илһамия Кәримова, Гөлшат Низамова һәм Асия Исмәгыйлева килгәннәр иде. Эш арасында алар Пох­вистнево районы иҗтимагый оешмаларындагы эшләр турында сөйләделәр. Иң әһәмиятлесе шул — февраль урталарында  Галигә кунакка Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кад­рия Рәис кызы Идрисованы көтәләр икән. Хәер, андагы хатын-кызлар оешмасы бик актив эшли, хәтта үзләренең бүлмәләре дә булдырылган һәм кул эшләре белән бай итеп бизәлгән. Димәк,  кунакка күрсәтерлек әйберләре дә, эшләре дә байтак.

Асия Исмәгыйлева (сулдан уңга), Әминә Ибәтуллина һәм Разия Әюпова.

Асия Исмәгыйлева (сулдан уңга), Әминә Ибәтуллина һәм Разия Әюпова.

Айгөл Хәкимова, Гөлшат Низамова, Асия Сәйфет­динова һәм Илһамия Кәримова корама салфетка тегәләр.

Айгөл Хәкимова, Гөлшат Низамова, Асия Сәйфет­динова һәм Илһамия Кәримова корама салфетка тегәләр.

Сөйләшеп, җырлашып утырган арада оста куллар астыннан корама салфеткалар чыга башлады. Аларны бер-берсе янына тезеп куйсаң, матур гына сырма ясап була. Кызганычка, бу юлы төрлебез төрле зурлыктагы салфеткалар ясаган идек. Без 4 мартта булачак утырышка унбишкә — унбиш сантиметр­дагы салфеткалар тегеп килеп, аларны озын гына сырмага җыярга булдык. Арабыздан беребез аны «Волгарь» бис­тәсендә төзелүче татар милли йортына бүләк итәргә мөмкин, дигән тәкъдим керткәч, бу идея барыбызга да бик ошады.

Эш тәмамлангач, Гали уң­ганнары алып килгән бавырсаклар һәм урамалар белән чәй эчтек, кызлар өйләрендә чигеп алып килгән яңа калфакларны киеп-киеп карадык та, үзебезгә ошаган фасонны сайлап фотога төштек.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Автор фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1394

Комментирование запрещено