
Рифкать әфәнде Хуҗин Туктаргали хәзрәткә Самар шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте һәм шәһәр думасы исеменнән тәбрикләү хатлары тапшырды.
Шушы көннәрдә Елховка районы Тупли авылының «Яңавыл» мәчетендә гыйбадәтханәнең имам вазыйфасын башкаручы Минвәли улы Туктаргали Моталлаповның 65-еллык юбилеена багышланган тантана булып узды.
Бу көнне мәхаллә картлары һәм юбилярны хөрмәт итеп шәһәрдән кайткан, тумышлары буенча шушы авыл кешеләре булган Рифкать Хуҗин, Мидхәт Харисов, Әнәс Мингалиев Туктаргали хәзрәтне олуг бәйрәме белән тәбрикләделәр.
«Таш мәчет» имамы Наил хәзрәт Гыйматдинов юбилярга изге теләкләрен юллап, Аллаһы Тәгаләдән исәнлек-саулык, озын бәхетле гомер сорап, мәчет картлары белән бергәләп догалар кылды. Рифкать әфәнде Хуҗин Туктаргали хәзрәткә Самар шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте һәм шәһәр думасы исеменнән тәбрикләү хатлары тапшырды.
Ахырдан Минвәли улы Туктаргали хәзрәт Моталлапов ихлас күңеленнән барысына да рәхмәтләрен җиткереп, догалар кылды.
Шөкер, Туктаргали хәзрәт әтисенең эшен дәвам итеп, мулла хезмәтен башкара. Динебез юлыннан тайпылмыйча, туплилеләргә армый-талмый ярдәм итеп яши.
Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләреңне күреп, үзенә нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен, хәзрәтебез!
Әнәс МИНГАЛИ.
Автор фотосурәтләре.
Самар шәһәре — Елховка районының Тупли авылы.
Просмотров: 1461