60 ел буе эшенә тугры кала

БульхинМилләттәшебез Әнвәр Кашаф улы Бульхинның Куй­бы­шев элемтә ка­бельләре заводында (бүген ул “Самараның Кабельләр Компаниясе акционерлар оешмасы” дип атала) эшли башлавына 60 ел тулып узды.

Әле бүген дә предприя­тие­нең директорлар советы рәисе булып эшләүче Ән­вәр Кашаф улы алтмыш ел буе бер урында хезмәт итә. Ул 1957 елда Ташкентның электр механикасы техникумын тәмамлаганнан соң юллама буенча Куйбышевка эшкә җибәрелә. Эш сөючәнлеге, әйдаманлык сыйфатлары аңа завод цехларының берсен җитәкләргә мөмкинлек бирә, ә 1975 елда ул инде завод директоры итеп билгеләнә. 2003 елдан бирле Бульхин “Самараның Кабельләр Компаниясе акцонерлар оешмасы” директорлар Советы рәисе булып тора.

Җитәкченең булдыклылыгы нәти­җә­сендә компаниядә фикердәшләр командасы барлыкка килә һәм авыр үзгәртеп кору заманнарында да завод таралмый, ә тора-бара ул Россиядә кабель һәм тимерчыбык эшләп чыгаручы тармакның иң эре лидеры буларак таныла.

Машиналар төзү тармагын үстерү, намуслы хезмәте һәм уңышлары өчен Әнвәр Кашаф улы Бульхин күпсанлы дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән. Шул арасында иң кадерлеләре — Мактау ордены һәм “Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе” исеме.

(«Волжская коммуна»).

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1289

Комментирование запрещено