Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны Мәлиге Салман бин Абдел Азиз Әль-Согуд белән очрашты / Рустам Минниханов передал королю Саудовской Аравии приглашение Владимира Путина посетить Россию

g1903Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына рәсми визиты кысаларында Ике Изге урын саклаучысы, Мәликзадә Солтан ибн Салман ибн Габдел-Газиз әл-Согуд белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әңгәмә вакытында Татарстан Республикасы Президенты Мәлик Салман бин Абдел Азиз Әль-Согудны республиканың хәзерге икътисади хәле, сәнәгать үсешенең төп юнәлешләре, Ислам кануннарына туры килгән партнерлык банкингы системасын кертү турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны эшлекле даирә вәкилләрен кызыксындыра алырлык Татарстанда тормышка ашырыла торган инвестиция проектларына аерым тукталды.

Рөстәм Миңнеханов Мәликкә KazanSummit халыкара форумын Россия Федерациясе һәм ислам илләре арасында хезмәттәшлеккә төп мәйдан итеп тәкъдим итте. “Без 2017 елның 18-20 май көннәрендә бизнес миссияне Согуд Гарәбстанының Сәүдә һәм инвестицияләр министры Мәҗед Әль-Кассаби әфәнде җитәкләсә бик шат булыр идек”, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты тапшырган йөкләмә буенча “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеме рәисе булуын, аның эшчәнлегендә Согуд Гарәбстаны вәкилләре дә катнашуын искәртте.

Хәзергә ике утырыш үткәрелгән. Киләсе очрашуны әлеге елның май аенда уздыру каралган. Ул Чечен Республикасының Грозный шәһәрендә үтәчәк. Киләсе очрашу урыны дип Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә

урнашкан Ислам хәзмәттәшлеге оешмасы штаб-фатиры карала. Татарстан Президенты Мәликне бу инициативаны хупларга чакырды.

Очрашуның азагында Рөстәм Миңнеханов Мәликзадә Солтан ибн Салман ибн Габдел-Газиз әл-Согудка кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасына кунакка чакырды.

“Без Татарстан эшлекле делегация вәкилләре һәм хаҗ кылучыларга күрсәтелгән игътибарга бик рәхмәтле. Безнең элемтәләр Татарстан Республикасының мөселман Диния нәзарәте өлкәсендә дә, шулай ук фән һәм мәдәният өлкәсендә үсеш кичерүе куандыра. Сезнең белән очрашу мөмкинлеген тудырган һәм Мәликлектә безгә оештырылган матур программа өчен тагын бер кат рәхмәтемне белдерәм. Россиягә кылган сәфәрегез кысаларында Татарстанны да күреп китәргә чакырам”, – диде Миңнеханов.

«Татар-информ».

* * *

В рамках рабочего визита в Саудовскую Аравию состоялась официальная встреча Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова с Хранителем двух святынь, королем Салманом бин Абдель-Азизом аль-Саудом.

Как сообщает пресс-служба Президента РТ, в начале встречи стороны обменялись теплыми приветствиями, а Рустам Минниханов передал монарху привет и приглашение посетить Россию от Президента страны Владимира Путина.

Президент Татарстана представил королю международный форум KazanSummit как главную площадку экономического взаимодействия России и стран исламского мира, а также пригласил делегацию Саудовской Аравии в Казань. «Были бы признательны Вашему Величеству за направление бизнес-миссии во главе с министром торговли и инвестиций Саудовской Аравии г-ном Маджедом аль-Кассаби на KazanSummit 2017 года, который пройдет 18–20 мая», – сказал он.

Также Президент РТ рассказал королю об экономическом положении современного Татарстана, в том числе – об основных направлениях промышленного производства и внедрении систем партнерского банкинга, соответствующего нормам и требованиям исламского законодательства.

Глава республики подчеркнул, что дипломатом, первым вручившим королю Абдель-Азизу, основателю Саудовской Аравии, в 1926 году ноту о признании вновь образовавшегося государства, был татарин, консул СССР в Хиджазе Керим Абдрауфович Хакимов.

В завершение встречи Рустам Минниханов поблагодарил аль-Сауда за теплый прием и пригласил посетить Татарстан в рамках визита короля в Россию. «Мы чрезвычайно благодарны за внимание, которое уделяется татарстанским деловым делегациям и паломникам, совершающим хадж. Отрадно, что наши связи развиваются и по линии Духовного управления мусульман Республики Татарстан, а также и в сферах науки и культуры. Хочу еще раз поблагодарить вас за возможность этой встречи и прекрасно организованную программу нашего пребывания в вашем королевстве. Приглашаю вас посетить Татарстан в рамках визита в Россию», – сказал лидер республики.

«Татар-информ».

Просмотров: 1274

Один комментарий

  1. На голову Минниханов надел бы тюбетейку было бы здорово.