ТР Мәдәният министрлыгының еллык утырышыннан күтәренке күңел белән кайтып китәргә була иде. Чөнки үз кинобыз аякка басып килә, киләсе елда прокатка 11 нәфис фильм чыгачак, мәдәният оешмаларында тамашачыга хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе тагын да яхшырган. Бар да яхшы, ләкин Айрат Сибагатуллин нотыгында күңелгә шом сала торган фикер дә булды.
Шомлы фикер
“Күп милләтле республикабызда яшәүчеләрдә әдәби әсәрләргә, шулай ук аларның Татарстан халыклары телләренә тәрҗемә ителгәннәренә дә ихтыяҗ зур, дип уйлыйм. Мәдәният министрлыгының мәктәп программасы кысаларында рус теленә сыйфатлы тәрҗемә нигезендә татар әдәбиятын өйрәтү тәкъдиме белән күп тапкыр чыкканы бар. Рус телендә генә сөйләшүче балаларына татар әдәбиятын өйрәнү бик кыен булу турында ата-аналардан күп кенә мөрәҗәгатьләр алыну сәбәпле, балаларга татар классикасының бер өлешен рус теленә тәрҗемәсендә өйрәтергә мөмкин, дип саныйбыз. Шул рәвешле татар классик әдәбиятының якты образлары рус телле укучыларыбызның дөньясына үтеп керүенә ышанабыз”, – диде министр.
Татар теленә тәрҗемә әсәрләренең сыйфатлары төрлечә – бу беркемгә дә сер түгел. Галим Фоат Галимуллин моның төп сәбәбен тәрҗемәчеләргә кызыксындыру чараларының аз булуында күрә. “Беренчедән, тәрҗемә әсәрләрен үзәк нәшриятларда бастыру мөмкин түгел. Моны Татарстан мәйданында гына эшләргә була. Рәсми заказлар аз булгач, тәрҗемәчеләрне кызыксындыру ягы да шактый йомшак”, – диде ул. Галим министр нотыгын гомумән әдәби тәрҗемә турында сүз бара дип кабул иткән. Искәндәр Гыйләҗев тә татар әдәбиятын популярлаштыру җәһәтеннән тәрҗемә әсәрләре кирәк дигән фикерен җиткерде. Анысы шулай. Әйтик, Аяз Гыйләҗевнең “Йәгез, бер дога” романы венгр теленә тәрҗемә ителгән икән, моңа сөенергә генә кирәк. Ә менә мәктәптә татар әсәрләрен русча өйрәтү тәкъдиме ике башлы таякны хәтерләтә. Әгәр татар әсәрләренең русча тәрҗемәләрен рус әдәбияты дәресендә укытсалар, чыннан да, балалар министр әйткәнчә, татар классикасы образларының бай дөньясы белән танышачак. Әгәр татар әдәбияты дәресендә балаларга әсәрне кайсы телдә укуны сайлау мөмкинлеген бирсәк, оригиналны сайлаучылар, ай-һай, күп булыр идеме икән? БДИ өрәгеннән куркып, авыл балалары да русча сөйләшкән заманда, шәһәрдә татар теле сөйләм дәрәҗәсендә генә кулланылганда, ай-һай, дөрес гамәлме икән бу?
Без авылда рус теле дәресләрен татарча укып килдек инде. Нәтиҗәсен аңлату кирәк түгелдер, мөгаен. Әнә шуңа да инглиз теле дәресләрендә балалар белән бары чит ил телендә генә сөйләшү алымы кулланыла. Юкса алар да инглиз классикларын русча укыта алырлар иде. Ул очракта бала инглиз телен үзләштерә алыр идеме икән? Татар әдәбияты дәресләре шул рәвешле урыслашса, татар мәдәнияте, мәдәни оешмалар, ахыр чиктә, министрлыкның да кирәге калмас, мөгаен. Уйланырга җирлек бар монда.
Авылга белгечләр кайтмый
Мәдәният министры искәртүенчә, 2016 елга республикада 31 китапханә ябылган. Хәзер аларның саны 1518не тәшкил итә. Шул ук вакытта Татарстан Россиядә иң укымышлы төбәк санала. Китап укучылар саны кимемәгән. Әмма районнарда китапханәләр халыкны кызыксындырырлык дәрәҗәдә түгел икән.
Узган коллегиядә яңа яки төзекләндерелгән клубларның эшчәнлеге мәсьәләсе күтәрелгән иде. Анда эш вакытында күп кенә клубларның ябык булуы турында да искәртелде. Быел да клублар эшчәнлеге контрольдә тотылган. Министр әйтүенчә, шикаятьләр башлыча иске клублардан килә икән. Хисап палатасы тикшерүе нәтиҗәләреннән күренгәнчә, яңа клублар эшчәнлегеннән халыкның 91 проценты канәгать. Шул ук вакытта яшь белгечләр авылларга эшкә кайтырга ашкынып тормый.
Мәдәният һәм сәнгать институты ректоры Рифкат Юсупов бик кызыклы саннар китерде. Әлеге уку йортында 95 төрле юнәлештәге белгечләр әзерлиләр икән. Быел тагын дүрт юнәлеш өстәлгән. Бюджет урыннары артуга карамастан, районнар үзләренә белгечләр әзерләргә атлыгып тормый. Ректор әйтүенчә, студентларның 25 проценты – Казаннан, 40ы – районнардан. Әлмәт, Кукмара кебек районнардан студентлар күпләп килә, Менделеевтан, мәсәлән, нибары 4-5 кеше кабул ителә. Узган елгы чыгарылыштан Казаннан студентларның 25 проценты кабул ителгән, ә эшкә урнашканнары 47 процентка җиткән. Районнардан килгән студентларның исә 12 проценты гына үз төбәкләрендә эшле була алган. Бу – нибары 33 кеше дигән сүз.
Сораштырудан күренгәнчә, студентларның яртысы үз районнарына кайтырга җыенмавын белдергән. Ә тумышы белән Казаннан булган яшьләрнең яртысы районда эшләргә риза икәнлеген әйткән. Хезмәт хакы һәм торыр җир булса, билгеле. Димәк, авыл баласы калада төпләнеп калырга хыяллана, шәһәрнеке кебек шартлар булганда авылда эшләргә дә риза.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бу саннарга игътибар иткән. Клубта штат та аз, хезмәт хакы да, диде ул. Аның 20 меңлек хезмәт хакына авылга кем эшләргә кайтсын дигән сүзләре исә мәдәният белгечләрен кабул иткән филармония залын бик озак гөжләргә мәҗбүр итте. Чөнки мондый хезмәт хакы мәдәният тармагында эшләүчеләрнең күбесе өчен хыял гына булып кала.
Фәрит Мөхәммәтшин уйланырлык тагын бер мәгълүмат җиткерде. Мәдәният оешмаларында эшләүче хезмәткәрләрнең уртача яше 52гә җиткән. Фольклор коллективларның да өлкән буыннан формалашуы берәүгә дә сер түгел. Аларның чыгышлары хәзерге буынга кызык булырмы соң? Министр да мәдәният өлкәсен яшәртү юлларын эзләүләрен белдерде. Бу исә тагын финанслауга килеп төртелә торган мәсьәлә. Карап карыйк, бәлки мәдәният өлкәсе тагын да күбрәк игътибарны җәлеп итәр. Президент эстрада өлкәсенә игътибар итте бит. Бәлки ул игътибарга башка тармаклар да лаек булыр.
“Ватаным Татарстан (№ 17, 03.02.2017).
Просмотров: 963