Кешелекнең иң явыз, мәкерле дошманнары — «яшел елан» һәм наркотик

ddfd8772d2ae484b79556a5a46a1d42a_XLБеренче бүлек

Татарларның организмы алкогольгә җайланмаган

Минем әткәй, Камил Бәдретдин улы Надиров, Камышлы авылы Советына хатлар, район һәм Татарстан гәҗитләренә мәкаләләр язып, халкыбызны фаҗигәдән — «яшел елан»нан коткарырга тырышып яшәде. Төрле-төрле авария-хәләкәтләр, җинаятьләр, янгыннар, гаиләләрнең таралулары, кешеләрне үтерүләр һәм имгәтүләр — боларның күбесе аракы аркасында… Бу мәсәлә буенча һәр кеше дә бик күп мисаллар китерә аладыр.

Матбугатта көн саен аракы белән бәйләнгән фаҗигаләр турында хәбәрләр бирелә. Ләкин кибетләр исерткечләр белән тулы, аларны сатып алалар, халык корыла, балалар ятим кала. Һәрбер кеше бу фаҗигәләр өчен гаепле икәнлеген аңламаса, үз өстенә җаваплыклык алмаса, алар дәвам итәчәкләр.

Туй, юбилей, туган көн, армиягә озату яисә армиядән кайту һәм башка төрле-төрле мәҗлесләр аракы белән үткәрелсә, димәк кемдер исереп өйгә кайткач хатыны белән талаша, балаларын куркыта яисә нарасыена бик начар үрнәк күрсәтә (әтигә эчәргә ярагач, балага да ярый), кайсыдыр машина астында таптала, ә кайберәүләр үлгәнче алкаш булып йөрергә ахыргы адымын ясый… Мәҗлес җыйганнар үзләренең гәепләрен танымыйлар, чараны аракысыз да бик тә матур итеп, җырлап-биеп үткәреп булу турында уйланмыйлар.

Исерткечсез генә,  бик матур һәм күңелле үткән иде бер заман «Ялкынлы яшьлек» ансамблендә җырлап йөрүче бер кызның һәм «Туган тел» оешмасы эшләрендә актив катнашкан бер егетнең туе. Эчәргә яратучылар да туйда аракының булмавын сизмичә калдылар.

Бер иҗади коллективта байтак еллар һәрбер уңышны күңелле генә, эчемлек кулланып билгелиләр иде. Шуларның сөйкемле, тәртипле ике кешесе әкрен генә «яшел елан» колына — эчкечегә әйләнде, берсе үлде…

Минем бер якын дустымның бик акыллы, яхшы күңелле килене нык тырышып алкоголизмдан котылырга маташса да, теләгенә ирешә алмады, хурлыгыннан оялып, үзен-үзе үтерде мескен…

Хатын-кызлар бигрәк тә тиз эчкечегә әйләнәләр, дип сөйлиләр табиблар. Шулай ук татарларның күбесе дә бу чиргә нык каршы тора алмыйлар, чөнки безнең организм борынгыдан башлап исерткечкә җайланмаган, әзер түгел. Кайсы бер милләттә кагыйдә, гореф-гадәт буларак бәйрәмнәр спиртлы эчемлексез үткәрелми. Катнаш гаилә корып яшәүче безнең милләттән булганнарга үзләрен саклар өчен бик нык торырга кирәк шул: яңа туганнары белән эчмәскә һәм шул ук вакытта татулык та сакларга.

Салырга яратучы иптәшләрнең байтагы үлде инде….

Совет чорында безне, авиазавод эшчеләрен, колхозның кыр эшләрендә ярдәм итәргә җибәргәннәр иде. Барыбызны да бер зур абзарга йокларга яткырдылар. Шулай йоклап ятабыз, берәү миңа таба килә, кулында пычак кебек нәрсәдер ялтырый. Качарга мөмкинлек юк. Теге якынрак килгәч, сәкегә терәлеп, аягым белән аның кырсагына тибәргә әзерләндем. Үзем кыймылдамыйча шушы кешенең туп-туры күзләренә  карыйм. Минем карашка чыдамады, ахырысы, янып торган электролампочкага пычагы белән бәрде дә, борылып чыгып китте…

Икенче көнне билгеле булды: бу исерек кеше — яшь инженер. Кичтән пычак белән кешеләр артыннан куып йөргән ул. Ике инженер анардан качып, кырга йөгергәннәр, эскерттә кунганнар. Төнлә нәрсә кыланганнарын — берсен дә хәтерләми… Айнык чакта бик тәртипле, әдәпле кеше икән үзе…

Башка вакытта тагын безне заводтан колхоз бәрәңгесен алырга җибәргәннәр иде. Тракторчы безгә бирелгән кырдан бәрәңге буразналарын тизрәк актарып чыксын өчен парторг һәм профсоюз рәисе аңа кырны әйләнгән саен, икенче цех җиренә китмәсен өчен, аракы һәм колбаса биреп сыйладылар. Ул тәмам исереп бетте һәм кешеләрне таптап,  бар нәрсәне җемереп бетерде… Заводка кайткач, стенгазета ясадым, эчүнең нинди фаҗигале нәтиҗәләргә китерүен сурәтләдем: исерек тракторчы да, тапталган кешеләр дә урын алдылар анда.

Завод бәйрәмнәрдә гөрли иде. Аракы яратучылар һәрвакыт акча җыйдылар. «Мин эчмим», — дигән сүзләргә баштанрак бик аптырап карадылар, инде мин эчмәсәм дә башкалар белән күңелле генә  аралашкач — күнектеләр…

Минем белән бергә укыган, бергә эшләгән (шулар арасында миннән күпкә яшьрәкләр) салырга яратучы иптәшләрнең байтагы үлде инде…. 

Ничек бу яшел еланнан котылырга, ничек яшь буыннарның матур, бәхетле киләчәген явыз еланнан урлатмаска?! Һәрбер кеше моның өчен үзен җаваплы итеп санаса гына, яшь буыннар бәхетле булыр. Ә хәзер аракы гына түгел, наркотик та халкыбызны упкынга алып бара.

   Дәвамы бар.

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы аксакалы Азат Камил улы НАДИРОВ.

samtatnews.ru

Просмотров: 1592

2 комментариев

  1. У нас в составе крови,именно у татар ,очень мало вещества который расщепляет алкоголь..

  2. ПОЗДНО УЖЕ АГИТИРОВАТЬ ТОВАРИЩ. НАРОД УЖЕ СПИЛСЯ . ДУМАЮ ПОЛОВИНА ОТХОРОШЕЙ ЖИЗНИ , В КАВЫЧКАХ.