Кыргызлар да татар телен өйрәнә

image

Нурания Сәгыйрова.

Балада ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту, үз милләтеңә һәм аның теленә мәхәббәт тәрбияләүдә мәктәп зур роль уйный. Камышлы районы Иске Ярмәк урта белем бирү мәктәбенең Яңа Ярмәк филиалында татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытучы Нурания Сәгыйрова да моның белән тулысынча килешә. Укучыларын ул: “Туган телен яратмаган кеше ата-анасын да, туган илен дә, тарихын да хөрмәт итми”, — дип өйрәтә.

- Укучыларым арасында  җирле татар, әти-әниләре белән Урта Азиядән күченеп килгән үзбәк, кыргыз балалары да бар.  Алар сәләтләре, холыклары белән бер-берсеннән нык аерылалар.

Кыргызстаннан кайткан балалар татар телен бел­ми­ләр, русча аңламыйлар. Ләкин алар бик тырыш. Ата-аналары да балаларының татар телен өйрәнүләренә каршы түгел.

Авылыбызда тәрбиягә алган балалар да байтак. Алар­ның күбесе рус милләтеннән булса да, татар теле дә­ресләрен читләмиләр, тырышып укыйлар. Мәктәбебезне тәмам­лаган аеруча уңышлы укучыларыбыздан Владимир Махмутинны, Анастасия Лебедеваны, Залина Проходаны билгеләп үтәсем килә. Татар теле буенча районда, өлкәдә үткән бәйгеләрдә алар гел җиңүчеләр рәтендә иде. Хәзер инде Самараның, Санкт-Петербургның югары уку йортларында белем алалар һәм бүген дә йөзебезгә кызыллык китермиләр, — дип сөйли Нурания ханым.

Укытучы татар әдәбиятын, гореф-гадәтләребезне, милли йолаларны өйрәнүгә юнәл­тел­гән дәрестән тыш чаралар да үткәрә.

- Татар телендә үткән КВНнар­да, күренекле шагыйрь­ләребезнең юбилейларына багышланган әдәби кичәләрдә, фәнни конференцияләрдә төр­ле милләт балалары да бик теләп катнаша, — ди ул.

Мәктәптә инде озак еллар эшләп килүче “Татар халкының мәдәнияте” дип аталган түгәрәк тә үз җимешләрен бирә. Нурания Нариман кызы үзе дә өлкә татар теле укытучылары бәйгесендә һәм 2013 елда педагогларның “Минем иң яхшы дәресем” дип аталган Бө­тенроссия һөнәри осталыклары конкурсында катнашып, җиңү яулаган остаз.

- “Мәктәпләрдә ана теле дәресләрен укытуны бете­рергә, ул балаларга БДИга әзер­ләнергә комачаулый”, -  дигән фикер белән мин килешә алмыйм.  Киресенчә, ана теле башка фәннәрне үзләштерүгә ярдәм итә, укучыларның фикер йөртү сәләтләрен үстерә, киләчәктә җәмгыять тормышында актив катнашырга әзерләүдә һәм сайлап алган хезмәтләрендә уңышларга ирешүдә мөһим шарт булып тора, — дип сөйли укытучы. Чынлап та, кыргыз, үзбәк милләтеннән булган ата-ана­лар балаларына татар телен өйрәтүгә каршы түгел, ә без нигә каршы булырга тиеш икән соң?

 

Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1390

Комментирование запрещено