Әтиемә

этиемБакчабызда үскән алмагачның
Алмаларын ашый алмадың.
Бер генә дә сине күрмәгәчтен
Күз алдыма китерә алмадым. 

Күңелләрем тулып киткән чакта
Рәсемеңне алам кулыма.
Кайтам дигән хәбәрләрең булса
Йөгереп чыгар идем юлыңа.

Әбекәем ниләр уйлады икән
Биш баласын озатып калганда?
Ничек түзде икән өч улының
Үлгән хәбәрләрен алганда?

Әгәр әтәй кабереңне белсәк,
Барып күрер идек бер генә.
Әбием бит өзелеп көтте сезне,
Күреп каласы дип бер генә.

Үпкәләмим әтәй, һич тә сиңа,
Син киттең бит илне якларга.
Ике балаң, ике күгәрченең
Очып китте төрле якларга.

Күпме генә эзләп карасак та
Кабереңне табып булмады.
Саубуллашып, елап чыгып киткән
Нигезең дә инде калмады.

75 ел вакыт үтеп китте,
Хатларың да инде ягылган.

Кайсы елда вафат булуың гына
Хәтер китабына язылган.

Исән кайткан әтиләрнең
Кадерләрен шундый беләләр.
Ярый әле безгә Җиңү көне диеп,
Котлау кагәзьләре бирәләр.

Гөлчирә ӘХМӘДУЛЛИНА.

Балыклы авылы,

 Камышлы районы.

Просмотров: 1364

Комментирование запрещено