Кешелекнең иң явыз, мәкерле дошманнары — «яшел елан» һәм наркотик

ddfd8772d2ae484b79556a5a46a1d42a_XLИкенче бүлек

Татарларны көчләп булса да эчәргә өйрәттеләр

Әткәйнең кулъязмаларыннан эзекләр китерәм. Шуларны укыган һәрбер кеше яшь буынны «яшел елан»нан сакларга тырышыр, дип өметләнәм.

…Мин — 9-10 яшьлек малай. Урамнан бер салмыш үтеп бара. Таякка таянган бер карт эчкеченең янына килеп җитте дә, таягы белән үзенә сугып: ”Әй, оятсыз, хәсис, пычрак” — дип кычкырды. 

Ул вакытта безнең бабалар эчкечене күрүне — хәсис, адәм актыгы, кабахәт кешене күрүгә тиңләп, бу хәлне авыр кичергәннәр.

…Бөек язучы М.Горький: “Аек тормыш белән яшәүче, хезмәт сөюче халык  — татарлар”, — дигән. Ватан сугышыннан соңгы чорда төзелешләр, өмәләр, мәҗлесләр, туйлар, туган көннәрне искә алулар — берсе дә аракысыз, самогонсыз үтмәде. Тәртип шулай иде: салганны исәнлеккә-саулыкка, дип соңгы тамчысына кадәр эчеп бетерергә кирәк. Бетермәгәннәр хуҗаны, коллективны, кунакларны хөрмәт итми, дип мәҗлес халкы эчәргә  һәм борынгы бабаларыбызның аек гадәтләрен ташларга теләмәгән кешене каһәрләп, көчләп булса да эчәргә өйрәттеләр.

Аракы-наркотик агуы белән агуланып, балаларны калдырып, исерек килеш үлүче хатыннар да булды. Бу хатыннарның әбиләре, аналары аракы дигән сүзне ишетмәгәннәр дә…

Хатын-кызлар да эчәләр, бу бит — коточкыч хәл! Назлы, нечкә күңелле, тормыш бүләк итүче, балалар тәрбияләүче хатын-кызларны кешелекнең иң явыз дошманы белән дуслаштырдык! Ирләр моңа гаепле.

Рәхмәтебезне белдереп, үзләренә аракы эчердек

Өмәләрдә аракы булса — дәшмәгәннәр дә килеп җитә иде, аракы булмаса — дәшелсә дә бармаучылар булды…

…Ике карчык кибеткә шешәләр китергәннәр.  

— Әй, әбиләр, сез бик күп аракы эчәсез икән! — дим.

– Аллаһым сакласын, аракы эчеп тәмугъта янар хәлем юк әле,  — ди берсе.

Икенчесе:

- Без яшьләрдән утын кистердек,  рәхмәтебезне белдереп, үзләренә аракы эчердек, — ди.

– Яшьләр сезгә утын кисеп, зур изгелек эшләгәннәр. Сез аларга аракы эчереп, изгелеккә каршы зур явызлык эшләгәнсез.  Әнә, бер ир кеше эчеп кайтып, йокларга яткан иде, ә иртән урыныннан тора алмады, ул үлгән. Сез аракы эчергән яшьләрнең берсе үлгән булса, кем җавап бирә? Сезне судка бирәчәкләр, - дидем. 

Ник эчермәскә? Безнең балабыз башкалардан кимме әллә?

«Яшел елан» мәктәпләргә дә барып керде. Сабакташларның очрашулары мәктәп залында аракы белән үткәрәлә. Чыгарылыш кичәләрендә укучылар, ата-аналар, укытучылар бер өстәл тирәли утырып, аракы белән сыйланалар. Укытучылар укучыларны «яшел елан» белән дуслаштырып, олы тормыш юлына озаталар. “Ачыктан ачык сөйләшү” дип аталган брошюра чыгарылыш кичәләрдә исергән укучылар җенси якынлык кылганнары турында яза…

…Солдатка китүче улларның ата-аналары егетләрне-кызларны җыеп, кичәләр уздыралар, аракы белән сыйлыйлар. Мин шундый бер атага: ”Аракысыз гына, гармун белән җырлашып-биешеп үткәрегә булмыймы?” — дип сорау бирдем. Ата кеше: «Ник яшьләрне эчермәскә? Безнең балабыз башкалардан кимме әллә?” — дип җавап кайтарды.

…Улы армиядән кайткач, бер төркем иптәшләре белән эчә дә, исерек килеш берәүне кыйныйлар болар. Суд була. Башкалардан ким булмаган уллары ике ел ярымга төрмәгә озатыла.

                     Дәвамы бар.

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы аксакалы Азат Камил улы НАДИРОВ.

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

Кешелекнең иң явыз, мәкерле дошманнары — «яшел елан» һәм наркотик (беренче бүлек)

 

Просмотров: 1515

Один комментарий

  1. НЕ БУХАЙ татарский народ, братья, сестры,это яма, народ спаили, потому что пьяным народом легче управлять. Научитесь расслабляться без шайтан воды. Вспомните предков. Не забывайте родной язык. Алга татарлар, без булдырырбыз!