Түз әле син, йөрәк, беразга

i3Аңлыйм да соң, җиргә бер кеше дә
Мәңге яшәр өчен тумаган.
Дөнья матур, тормыш җиңеләйгәч
Китеп бардың якты дөньядан.

Каберең өстендә кошлар сайрар,
Карлар эреп, ямьле җәй җиткәч.
Каршы торып булмый Газраильгә,
Тәкъдиреңә шулай язылгач.

Бармы икән бер генә йорт
Кайгы җиле килеп кермәгән.
Мин генәме икән бу дөньяда
Тигез гомер сорап теләгән.

Бик ямансу икән ялгыз калгач,
Төрле уйлар килә күңелгә.
Көндезләрен намаз укып үтә,
Ә төннәрен шигырь язам -
Түзәлмәгәч йөрәк әрнүгә.

Җиле салкын, ява көзге яңгыр
Бер туктаусыз бәреп тәрәзәгә.
Әрнүләрем бетәр, сагыш кимер,
Түз син әле, йөрәк, беразга.

Гөлчирә ӘХМӘДУЛЛИНА.

Балыклы авылы,

 Камышлы районы.

Просмотров: 1203

Комментирование запрещено