Кешелекнең иң явыз, мәкерле дошманнары — «яшел елан» һәм наркотик

ddfd8772d2ae484b79556a5a46a1d42a_XLӨченче бүлек

«Зур кайгым бар — улым эчә»

35 елда 1512 гаиләдән 150 гаилә башлыклары исәнлеккә-саулыкка дип эчә-эчә, исәнлекләрен югалтып, асылынып, аварияләр ясап, безнең арадан киттеләр..

Исерек тракторчы Сок елгасының күпереннән туры гына бара алмыйча,  тракторы белән боз каплаган елгага төшеп, исерек иптәшләрен суга батырды. Хәләл җефетләре тол, балалары әтисез калдылар. Эчә торган ирләре, уллары белән яшәүче хатыннарның тормышларын дошманга да теләмәссең…

Үз-үзләрен үтерүче сәрхүш хатыннар да бар. Бер исерек хатын кышын карда ятып, аяк-кулларын туңдырып, аларны кисеп ташларга кала…

Бер хатынның сүзләре: «Ике улым да эчә. Кечесе эчсә, бик начар тавышлана. Мине дә, хатынын да начар сүзләр әйтеп мәсхәрәли, акыра, төне буе тынычлык бирми. Сугыш вакытында ирләребезнең, улларыбызның дошманнарны җиңеп, исән кайтуларын көтә идек, ә хәзер без ирләребезне, улларыбызны «яшел елан»нан ничек коткарырга белмибез…»

Икенче бер хатынның сүзләре: «Эчә торган ирем миңа өч ул, бер кыз калдырып, яшь хатынга өйләнде, аңа да бала калдырып, эчеп үлде. Өч улым да эчәләр иде. Берсе эчә-эчә үлде, икенчесе чирдән дөнья белән хушлашты. Аларның хатыннары тол булып, балалары әтисез яшиләр. Мин кече улым белән торам, хәләл җефете, балалары бар, бусы да эчә…»

…Бер карчыкка:

– Исәнме, әби, - дип эндәшкән идем.

— Исән түгел шул, балам. Башым әйләнә, кан басымым югары. Зур кайгым бар -  улым эчә. Эчсә котыра, безгә ашау да, йокы да, тынычлык та юк. Иптәшем сугышта һәлак булды, зур кайгы кичердем. Инде картайган көнемдә кайгыдан баш чыкмый, мин бәхетсез булдым, — ди.

… Лашман авылында яшәгәндә бер кыз бала йөгереп килде һәм:

- Әти эчеп кайтты, өйдәге барлык әйберләрне вата, зинһар, абый, әти янына тизрәк барыгыз әле, — ди.

Өйләренә йөгердем, хатыны кечкенә балаларын алып качкан. Өйдәге бөтен әйберләр, өй җиһазлары, савыт-сабалар ватылган, басарга урын да юк. Исерек өйдәге сандык өстенә менеп сикергән дә, сандык капкачы, аның эчендәге каймак савытлары ватылган, сәрхүш шунда баткан. Мин кергәндә шул сандыктан чыгарга маташа иде бу бичара, бөтен җире каймакка буялган…Мине күргәч, бу кеше айнып киткән кебек булды да, берникадәр вакыт минем алда башын иеп басып торды….

…Тагын Лашманда булган фаҗига. МТСта эшләүче агроном һәм безнең бер яшь юаш кына укытучы аракы һәм чәй эчкәннәр, агроном укытучыны урындыктан тартып төшергән дә, аны аягы белән терткәләп, мич почмагына башы белән бәрдергән. Башыннан күп кан китеп, укытучы үлгән…  

Туган авылындагы карт атасына һәм авыру анасына акча җибәреп торган икән ул. Үзе үлгәч, аның әйберләрен җибәргәндә 40 ямаулы штаны да бар иде. Әрәм булды бу иптәш. «Дустың үзеңнән яхшырак булсын», — дигәннәр бит. Үтерүчене 8 елга хөкем иттеләр…

Яшьләрне эчүчелеккә этәрүче күп кенә начар гадәтләр бар…

Авыл Советына җибәргән  хатымның  язмасыннан:

“Хөрмәтле иптәш ….

Яшьләрне эчүчелеккә этәрүче күп кенә начар гадәтләр бар. Менә яшьләр өйләнәләр, туй кунакларын  һавага чөяргә тотыналар. Кунак булган кеше яшьләргә бер шешә аракы биреп өлгерсә, аны чөймиләр. Яшь килен яшьләргә бер шешә аракы бирсә генә, суны колонкадан алырга рөхсәт итәләр. Кунаклар биргән аракыны яшьләр бөтен халык алдында, кияү булган кешенең йортында яисә урамда эчәргә керешәләр, мәктәп балалары аларның көлешә-көлешә эчүләрен карап торалар.

Минем фикеремчә, яшьләрне, безнең алмашыбызны, кешелекнең иң явыз дошманы, универсаль агу-аракы белән бүләкләү — зур җинаять…

Күренекле педагог В.А.Сухомлинский: «…яшь  кешене рюмка түгел, ә китап үзенә җәлеп итәргә тиеш. Рюмканың зәһәрле көчен, ягъни рухи таләпләре ярлы булган тәнне талпан кебек имә торган зур бәлане җиңә алырлык күәтле көч ул — китап”, — дигән.

Минем тәкъдим:

1. Авыл Советына өйләнү мәсьәләсе белән килгән яшьләр белән һәм халык җыенында бу мәсьәлә буенча сөйләшергә.

2. Булган карарга таянып, урамда, йортта, подъезда аракы эчүчеләргә милиция штраф салырга тиеш.

Берәү бер журналда Һиндстанда ике көн бик күп олылар һәм балалар җырлап-биеп, бер эчемлексез, бик матур һәм күңелле туй үткәргәннәрен күреп, сокланып язган иде.

Акыллы фикерләр

Академик В.М.Бехтерев: «Фәнни караштан чыгып, исерткеч эчемлекләрнең сәламәтлек өчен зарарлы икәне исбат  ителгәннән бирле, алкогольне аз гына дозада куллануны зарарсыз,  дип раславы мөмкин түгел. “Без дару буларак кына эчәбез”, — дию — зур ялгышлык”, — дигән.

Иңглиз шагыйре Вильям Шекспир әйткән: «Кешеләр мәкерле дошманны — аракыны авызларына җибәрәләр, ә дошман кешеләрнең миләрен урлый”. 

”Ирләре күпме аракы эчәрләр — хатыннары, балалары шул кадәр яшь түгәрләр”, — дигән Н.А.Семашко.   

“Исерү — кешеләрнең үзләре теләп акылдан язулары”, — Аристотель.

“Спиртлы эчемлекләр куллану кешене ерткычка, хайванга әверелдерә”, — Ф.М.Достоевский.

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы аксакалы Азат Камил улы НАДИРОВ.

samtatnews.ru

 


КОНТЕКСТ:

Кешелекнең иң явыз, мәкерле дошманнары — «яшел елан» һәм наркотик (беренче бүлек)

* * *

Кешелекнең иң явыз, мәкерле дошманнары — «яшел елан» һәм наркотик (икенче бүлек) 

Просмотров: 1392

Комментирование запрещено