Из нашумевшего на всю Россию села Белозерье пришла радостная весть / Мордовиянең Азюрка мәктәбендә яулык бәйләүне тыю турында карар юкка чыгарылган

94d9e0cf276812b9В школе татарской деревни Белозерье (Мордовия) отменили запрет на ношение хиджабов. О том, что директор школы Вера Липатова отменила все свои приказы и распоряжения по поводу запрета на ношение хиджаба, заявил на своей странице в Facebook общественный активист Расул Тавдиряков.

«Директор Вера Липатова сегодня, 11.02.2017, объявила учителям: «Я отменила все свои принятые решения», имеется в виду её постановления о внешнем виде и письменные выговоры учительницам в платках», — пишет Тавдиряков.

Напомним, что скандальная история в селе Мордовии произошла перед новым годом, когда в средней школе села Белозерье ввели запрет учителям на ношение платков. Разразившийся скандал вышел на федеральный уровень. На заявление министра образования РФ Ольги Васильевой, поддержавшей запрет ношения хиджабов в школах, отреагировал глава Чечни Рамзан Кадыров, что стало переломным моментом в этой истории. После Кадырова свои заявления против запрета сделали ряд муфтиев и известные деятели России.

islamnews.ru

* * *

Мордовиянең Ромодан районы Азюрка (русча атамасы Белозерье) мәктәбе директоры Вера Липатова укытучыларга яулык бәйләүне тыйган документның үз көчен югалтуын белдергән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә мәктәптә узган җыелыштагы укытучыларга сылтама белән адвокат Марат Ашимов хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, 2016 елның декабрендә Азюрка мәктәбендә дресс-код кертелү турында документ кабул ителә. 24 декабрьдә мәктәп директоры Вера Липатова, Мордовия мәгариф министры урынбасарлары Галина Явкина һәм Елена Солдатова укытучыларга шундый шарт куя – яки алар яулыкларын салып, мәктәпнең кагыйдәсенә буйсына яки эштән китә. Яулыгын салырга теләмәгән ике укытучы эштән китүе турында игълан итә, дистәдән артык яулыклы укытучылар үз хокукларын яклау өчен адвокат Марат Ашимовка һәм җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итәләр. Бу проблема буенча күп кенә дин әһелләре – шул исәптән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Мордовия мөфтиләре Фәһим хәзрәт Шәфиев, Зәки хәзрәт Айзатуллин, Илдус хәзрәт Исхаков, “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Татарстан һәм Россиянең мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, Россия мөселманнар Диния нәзарәтенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчелеге үз фикерләрен белдерделәр. Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева мәктәптә дини атрибутикага урын юк дигән фикерен җиткерде.Рус православ чиркәве вәкиле яулык бәйләүгә уңай карашта икәнлеген җиткерде.

Марат Ашимов әйтүенчә, мәктәп җитәкчелеге кабул иткән бу карарның юкка чыгуы яулык киюгә бернинди каршылык юк дигәнне аңлата. “Ул документтагы аргументлар да бик көчсез иде, әмма шуларга сылтанып, яулык салуны таләп иттеләр. Хәзер исә мәктәп җитәкчелегенә яулыкларны салыгыз дип әйтергә бөтенләй җирлек юк”, – дип белдерде ул.

Адвокат мәктәп җитәкчелегенең бу адымын үз хаталарын аңлаулары, яулык салдыру турындагы карарны кабул итәргә юридик җирлек булмау белән аңлата. “Аларның судта үз дөреслекләрен исбатларга шанслары бик аз иде”, – дип саный ул. Шул ук вакытта ул бу документның юкка чыгуын проблеманы хәл итү дип санамавын әйтте. “Бу – комплекслы проблема. Укучыларга, студентларга кагылышлы проблемалар хәл ителде дип әйтеп булмый. Бу беренче адым гына. Педагогик институтта укучы студентларга практика үтә алмаячаксыз , укудан куабыз дигән басым булды. Хәзер тынычландылар бугай”, — диде ул.

Марат Ашимов бу проблеманы хәл итәргә теләүче иҗтимагый оешма вәкилләрен ике якны килештерүгә сәбәпче булганадымнар ясарга чакырды. “Без җиңдек” дигән язмалар каршы якның ачуын чыгарачак. Дус яшик дип өндәгән, төрле милләтләр, диннәр барлыгын аңлаткан язмалар кирәк.Каршы як та мөселманнарның дошманлашырга теләүләрен түгел, тыныч яшәргә теләүләрен аңларга тиеш. Ике якны килештерергә кирәк”, – диде ул.

«Татар-информ».

Просмотров: 1541

Один комментарий

  1. Похоже радость не полная : там директрисса отменила свои тупые приказы только в отношение учителей , а как с ученицами ? Как бы районные власти от образования , всё внедряют свою преславутую » светскую » школьную форму…для девочек учениц данной школы..