4 мартта Самара Халыклар дуслыгы йортының тамашалар залында региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте һәм өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы “Татар хатыны — гаиләдә һәм җәмгыятьтә милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, йолаларны һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклаучы төп көч” дигән темага фәнни-гамәли конференция үткәрә.
Чарага татарлар күпләп яшәгән шәһәрләрдән, районнардан һәм авыллардан “Ак калфак” бүлекчәләре, башка хатын-кыз оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары чакырыла. Конференциядә Казаннан Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия ханым Идрисованың да катнашуы көтелә.
Чарада шушы темага төп чыгышны өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия Әюпова ясаячак. Анда күтәрелгән һәр мәсьәләгә карата фикер алышулар булачак.
Конференция башланыр алдыннан фойеда милли киемнәр, ризыклар, кул эшләре күргәзмәләре оештыру каралган. Андый осталыгы булган бөтен кеше дә үз куллары белән эшләнгән әйберләрне алып килә ала.
Чарага керү Халыклар дуслыгы йортының Театральный тыкрыгы ягындагы ишеге аша. Кунакларны каршы алу, күргәзмәләр белән таныштыру — иртәнге 11 сәгатьтә, ә конференциянең төп өлеше 12 сәгатьтә башлана.
Оештыручылар барыгызны да шушы чарада актив катнашырга чакыра.
Рәхим итегез!
Просмотров: 1284