Россиядә яшәүчеләрнең 83 проценты бер-берсенә туган булып чыга. Бу – генетиклар тарафыннан уздырылган тикшерү нәтиҗәсе. ДНК тесты ярдәмендә кешеләр әниләре һәм әтиләре ягыннан үз туганнарын эзләгән. Тикшерелгән 1848 кешене бер-берсенә бишенче, кайчакта унынчы буынга кадәр туганлык җепләре бәйли булып чыккан. Сугыш вакытында балалар әти-әнисез калган, туганнар аерылган, балалар ятимнәр йортында тәрбияләнгән, кешеләр бер-берсен югалткан. Бүген исә кешеләрдә туганнарым бармы икән дигән кызыксыну уяна башлаган. Сез ничә буын бабаларыгызны беләсез? Үз туганнарыгыз белән тыгыз аралашасызмы?
Рабит БАТУЛЛА, язучы:
– Җиде буынны барысы да белергә тиеш. Минеке артып та китә. Бабаларны барлау эшен күптән башладым. Әбиләрдән сораштырдым, әмма анда төгәлсезлекләр бар. Бу – мәшәкатьле эш, аны профессионаллар башкарса, хәерлерәк. Мәсәлән, минем туган яклар кайчандыр Минзәлә өязенә кергән, аның үзәге Уфада булган. Бөтен архив шунда. Шәҗәрәмне Дамир Гарифуллин төзи. Артык казыма, патшаларга яки Адәм белән Хаувага тоташтырма, дидем үзенә. Алайса кемне алма – барысы да йә морза, йә патша нәселеннән булып чыга. Кызганычка, кешеләрдә ата-бабаларын белү омтылышы әллә ни сизелми. Гәрчә һәр татарның йортына кергәч, нәсел агачы рәсеме дә эленсә, нинди күркәм булыр иде.
Дамир ШӘЙХЕТДИН, һәвәскәр тарихчы:
– Әтине кертмәгәндә алты буын бабамны беләм. Нәселем белән 10-12 яшьләремдә кызыксына башладым. Бабаларым-әбиләрем исән чакта яннарына утырып аларны сөйләштерә идем. Язып бардым, ул кәгазьләрне өйдә сакладым. Шуларга нигезләнеп 2004 елда бер галимнән шәҗәрәмне төзеттем. Шәҗәрәмне тагын да үстерә алырмын дип өметләнәм. Ерак баба-әбиләребезнең, аларның чордаш туганнарының фотоларын, нәселдәшләрен эзлим, табам. Үземә шәҗәрә төзүне сорап мөрәҗәгать итәләр. Шәҗәрәләрен нәселенең киләчәге турында уйлый торган кешеләр кайгырта.
Сөмбел БИЛАЛОВА, җырчы:
– Җиде буынны бик тә беләсем килә, әмма белмим. Өч буынны гына беләм. Өйрәнүгә омтылыш ясадым, әмма миннән төрле мәгълүмат сорыйлар. Әйтә алмагач, тагын калды. Нәсел тарихы кызык, әмма бу эш гел икенчел планга күчә. Эшне кайдан башларга икәнен өйрәткән чыганаклар булсын иде. Ерак бер туганыбыз бар дип сөйлиләр, барып эзләп табарга һаман вакыт җитми. Әмма туганнан туган булган бер яшьтәшемне таптым, хәзер тыгыз аралашабыз.
Марсель ӘХМӘДУЛЛИН, “Тамчы шоу” алып баручысы:
– Шәҗәрәмне белеп бетермим. Әти белән санаганда дүрт буынны гына беләм. Мин үзем дә архивта утырып карадым, казындым, метрикаларны, “Ревизская сказка” документларын да өйрәндем, гарәп имлясыннан укырга тырыштым, әмма эшне төгәлләргә түземлегем җитмәде. Берәр бәйрәмгә туры китереп бүләк буларак шәҗәрәне ясатасым килә. Никах укытканда шәмаил кебек ясап шәҗәрә бүләк итә башладылар. Бу туганлыкны ныгыта.
“Ватаным Татарстан” (№ 21, 11.02.2017).
* * *
В восьми случаях из десяти у людей есть родственные связи от первого до десятого поколения. Ученые из медико-генетического центра Genotek проанализировали генетические данные почти двух тысяч жителей России и обнаружили, что 83 процента из них объединены родственными связями, сообщает РИА «Новости».
«Мы провели исследование и выяснили, что в восьми случаях из десяти можно выявить генетические связи от первого до десятого поколения. Лично я нашел двух родственников, о которых не знал ранее, и сейчас устанавливаю с ними контакт. При этом все данные строго конфиденциальны и защищены системой безопасности личного кабинета. Без согласия клиента мы не разглашаем о нем какую-либо информацию», – рассказывает Валерий Ильинский, генеральный директор Genotek.
Компания Genotek – одна из первых и самых крупных биомедицинских корпораций в России, занимающихся генетическими тестами и ДНК-анализом.
Просмотров: 843