Кая барсам, ни генә эшләсәм дә,
Исемнән чыкмыйсың, Ярмәгем!
Синең яктан җил исеп куйса да,
Шатланып туя алмый йөрәгем!
Ялгыш булды, язмыш түгелдер бу,
Ташлап киттем сине, Ярмәгем!
Кайтып урамыңнан узсам гына,
Үз урынына утыра йөрәгем.
Хыянәт иттем, син барыбер мине
Гафу иттең, сизәм, Ярмәгем!
Сине күргәч кенә тынычлана,
Сызлавыннан туктый йөрәгем.
Кайткан саен ак каенга барам,
Сизәм, ансыз ятим син, Ярмәгем!
Юкәле тауга менеп сиңа карыйм,
Борчыла шуңа минем дә йөрәгем.
Хәсрәт-кайгылардан чистарынам,
Бер төн кунсам синдә, Ярмәгем!
Ятим итмә мине, үтенеп сорыйм,
Ярмәккәем — бердән-бер терәгем!
Унсигез яшь кебек хис итәмен,
Бер тын алсам синдә, Ярмәгем!
Озын гомерле бул, мәңге яшә —
Минем бердән-бер сиңа теләгем!
Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Мөхтәр ГӘРӘЕВ.
Просмотров: 1324
Бик матур, Иске Ярмэккэ кайтасы килэ!