Халык күңеленә мәңге җуелмаслык тирән эз калдырган тарихи вакыйгаларның берсе — ул Бөек Ватан сугышыдыр, мөгаен. Аның да тәмамлануына 71 елдан артык вакыт үтеп киткән инде. Бу канкойгыч дәһшәтле сугыштан әйләнеп кайтырга насыйп булган сугышчыларның саны да елдан-ел күзгә күренеп сирәгәя бара. Хәтта бала чакларында турыдан-туры сугыш утының нәкъ уртасына атлаган яшь солдатлар да бүген инде 90 яшьлек чал чәчле ветераннар. Кызганыч ки, аларның бик күбесе яу кырында ятып калган. Ә җиңүчеләр булып туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булганнары, җырда әйтелгәнчә, ярты Европаны, ярты Җир шарын җәяү үткәннәр: илебезне фашизмнан коткару өчен чиктән тыш авырлыклар белән дә, яралары, авырулары белән дә исәпләшмәгән алар. Ә өйгә кайткач, шул ук энтузиазм белән җимереклеккә килгән хуҗалыкны торгызырга тотынганнар.
Шундый ветераннарның берсе — сугыш һәм хезмәт ветераны Салих Зәки улы Әхмәдиев турында булыр бу язмабыз.
Салих 1926 елның 13 декабрендә Камышлы районының Татар Байтуганы авылында Бәдрикамал апа һәм Зәки ага Әхмәдиевлар гаиләсендә дөньяга килә. Тормышлар авыр булу сәбәпле мәктәпнең башлангыч сыйныфларында гына белем алып кала ул, бик иртә колхоз эшенә җигелә.
Авыл малаеның кайсысы гына атларга битараф булыр икән?! Менә Салих та 12 яшеннән атлар караучы Минетдин агага ярдәмче итеп куела. 16 яше тулгач колхоз рәисе аны Яңа Усман МТСына тракторчы булырга укырга җибәрә. Ләкин туган колхозы кырларында эшләргә насыйп булмый аңа — ФЗУга алалар һәм аннан соң Ульяновск шәһәренә заводка эшкә җибәрәләр. Ачлыктан интеккән, бетләп беткән егетләр качып өйләренә кайталар. 3-4 көн дә үтми, аларны эзләп киләләр дә алып китеп, 6 айга төрмәгә утырталар. Шунда бу егетләрне урман кисәргә йөрткәннәр. 10 ел төрмәдә утырган Зәки исемле бер абзый Салихны үз канаты астына ала.
1943 елның ноябрендә Салихны армиягә алалар.
- Әнинең Похвистневога ат белән илтүен һәм елап озатып калуын әле дә хәтерлим. Безне күмер тиягән ачык вагоннарга утыртып Куйбышевка алып киттеләр, аннан Сталинград ягына озаттылар. Ике ай хәрби һөнәргә өйрәнгәннән соң мин 679нчы артиллеристлар полкы составында артеллирист булып Днепропетровскидан Кенинсбергка кадәр барып җиттем. Маршал Жуковның үзен күрергә дә насыйп булды, — дип шул дәһшәтле елларны искә ала хәзер ветеран.
Сугыш тәмамлангач та тагын 5 ел хезмәт итәргә туры килә аңа. Бары тик 1950 елда гына яңадан туган як туфрагына аяк баса егет һәм җиң сызганып туган колхозында эшли башлый.
Яу кырыннан алып кайткан орден-медальләр янына тыныч хезмәттә яулаганнары өстәлә бара. Кладовщик, бригадир, ферма мөдире булып эшләп, лаеклы ялга киткән Салих аганың Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатларының исәбе юк.
Гаилә хәленә килгәндә, беренче тормыш иптәше Әлфия апа белән язмыш аларны аерган. Шулай да уллары Саҗит һәм Фаил әтиләре белән гел аралашып яшәгәннәр. Кызганыч ки, аларның икесе дә хәзер бакыйлыкка күчкән инде. Ә киленнәре, оныклары белән ара өзелмәгән.
Икенче тормыш иптәше Минсафа апа белән дә 40 елдан артык бергә гомер кичергән ул. Уртак балалары булмаса да, Минсафа апаның уллары Раил һәм Рафаэль Салих аганы үз әтиләре урынына күреп яшәгәннәр һәм бүгенге көндә дә, әниләренең гүр иясе булуына карамастан, гаиләләре белән Бөгелмә шәһәрендә яшәгән якыннары — аның көтеп алган кунаклары.
Сугыш ветераны район үзәгендә урнашкан, бөтен уңайлыклары булган яңа йорттан торак белән тәэмин ителсә дә, әле дә элеккечә туган йортында гомер кичерә. «Камышлыны никтер үз итә алмадым, гел Байтуганымны сагындым. Туган авылымның сулар һавасы да башка», — дип сөйли ветеран.
Эшмәкәр Минегали ага Ибраевны да шушы йортта кунак буларак күрергә насыйп булды миңа. Салих абый белән алар бик күптәнге танышлар икән инде, байтак еллар аталы-уллы кебек, бер-берсенә ярдәм итеп, киңәшләшеп яшиләр.
- Улымдай күргән Минегали, киленнәрем, оныкларым булганда мин үземне ялгыз хис итмим. Аннары социаль-ярдәм күрсәтү бүлегеннән килеп караучыларым да бар. Аларга да рәхмәт. Юбилеем көнне илебез башлыгы Владимир Путинга һәм үзе исеменнән котлаулар юллап, бүләкләр тапшырып киткән район башлыгы Рафаэль Баһаутдиновка да рәхмәтләрем чиксез. Безгә, өлкәннәргә, бер җылы сүз дә җитә бит.
Хөрмәтле Салих ага! Якыннарыгызның хөрмәтен тоеп, озак еллар яшәргә насыйп булсын сезгә.
Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.
Автор фотосурәте.
Просмотров: 1358
МОЛОДЕЦ САЛИХ АБЫЙ! ЗДОРОВЬЯ ТЕБЕ !