Татар галимнәре татар авылларын өйрәнә

87892015 елгы исәпләүләр буенча, Россиядә 4,2 меңнән артык татар авылы бар. Бу сан эченә татарлар башка халыклар белән катнашып яшәгән авыллар да керә. Әлеге авылларның 2 меңнән артыгы Татарстаннан читтә урнашкан. Быел “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2017-2019 еллар)» дәүләт программасы нигезендә “Урта Идел буенда татарлар җыелып яшәгән урыннарда татар авыллары: тарих һәм бүгенге көн” дип аталган түгәрәк өстәл утырышы уздырылачак.

Бу хакта “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру” һәм “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014-2016 еллар)» Татарстан Республикасы дәүләт программаларын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина хәбәр итте.

Әлеге проект бу авылларда татар халкының мәдәниятен һәм традицияләрен саклау, өйрәнү буенча гомуми концепциясен эшләү проблемаларына юнәлтелгән.

«Татар-информ».

Просмотров: 947

Комментирование запрещено