Күңел кылы – корычтан

сагиров16 февральдә каһарман якташыбыз, кү­ре­некле татар шагыйре, рәссам Гакыйль Сәгыйровка, әгәр исән булса, 79 яшь тулыр иде. Тик 2009 елның 29 июлендә аны аяусыз үлем арабыздан алып китте. Менә сигезенче ел инде без аның туган көнен үзеннән башка гына билгеләп үтәбез. Ә киләсе 2018 елда Гакыйль Сәгыйровның түгәрәк туган көне – 80 яшьлек юбилее.

Без каһарман якташыбызның (ул ­илле елдан артык гомерен берхә­рә­кәтсез, түшәктә яткан килеш, теш араларына каләмен кабып, шигырьләр язып, рә­семнәр ясап үткәрде) исемен мәңге­ләштерү өчен нәрсәләр эшләдек соң? Дөрес, аның Кошки районының Иске Фәйзулла (Җүрәй) зиратындагы кабере өстенә истәлек ташы куй­дырдык. 2015 елда аның тормышына һәм иҗатына багышланган “Гакыйль Сәгыйров үзе турында һәм барсы да аның турында” дип аталган китап дөнья күрде. Ул өлкә губернаторы бүлеп биргән грант акчасына нәшер ителде.

Тик аның әле һаман беркайда да басылмаган шигырьләрен бергә җыеп, туплап сайланма әсәрләреннән генә булса да бер аерым китап чыгара алганыбыз юк. Күпме сөйләсәк тә, Гакыйль Сәгыйровның Иске Фәй­зуллада күп еллар яшәгән йортын төзекләндереп, музеен да ачмадык. Өлкә җитәкчеләре моңа каршы булмасалар да, татар­ла­рыбызның таркаулыгы, үҗәтлеге җит­мәү аркасында бу эш бер урында кала бирә.

Каһарман якташыбызның 80 яшьлек юбилеена бу мәсьәләләрне ничек тә уңай хәл итәсе иде бит. Аның китапларын дөньяга чыгармасак, күп еллар яшәгән йортын саклап кала алмасак, олуг юбилеена багышлап, Самарада, Казанда һәм башка урыннарда зурлап искә алу кичәләрен үткәрмәсәк, безне Аллаһы Тәгалә дә, киләчәк буыннарыбыз да гафу итмәс, мөгаен.

Гакыйль Сәгыйровның чиксез ба­тырлыгын, язмыш авыр­лыкларына ка­рамастан, чын кеше булып кала алуын, безгә, балаларыбызга, оныкларыбызга йөзләрчә шигырьләрен, рә­сем­нәрен, күп фәлсәфәле публицистик яз­маларын, хикәяләрен, истәлекләрен бүләк итеп калдырган бу олуг шәхесебезне бер­кайчан да онытырга тиеш түгелбез.

Без бүген укучыларыбыз игътиба­рына тагын бер тапкыр Гакыйль Сә­гыйровның язмышына, аның га­җәеп иҗатына багышлап язылган Татарстанның танылган журналисты, «Мәдәни-җомга» газетасы хәбәрчесе Хәмзә Бәдрет­диновның язмасын тәкъдим итәбез.


Кул-аягы хәрәкәтләнмәгәч, кайбе­рәүләр Гакыйль Сәгый­ровның шигырь язуына, рәсем ясавына тулысынча ышана алмаган. Авызга ручка, яисә карандаш кабып, күңел хисләрен ничек кәгазь битенә күчереп булсын, янәсе. Әмма автор үзенең шигырьләре туп­ланмасына култамгасын тө­шергәч, могҗиза ша­һитләренә гаҗәпләнүдән аһ итәргә туры килгән.

Татарстанның, Самара һәм Ульян өлкәләренең район газеталарында басылган язмалары иҗади бәйгегә нә­тиҗә ясаганда бик еш макталгач, яралы язмышлы хәбәрче үзе дә шөбһәсен белдергән.

- Сез миңа беренче урын­ны әллә авырган өчен генә бирәсезме? — дигән.

- Әгәр сәләтең булмаса, фаҗигагә юлыгу гына танылу­га юл ачмый, — дигәннәр аңа.

Чыннан да, монда бернинди хә­рәмләшүгә юл куелмаган. Исерек Вәлинең өч баласын һәм хатынын кыерсытып яшә­вен чагылдырган җан өшеткеч вакыйгаларга кем битараф кала алсын инде? Тәгәрмәчле тормыш арбасына утырып, урам буйлап сәяхәт­кә чыккач, Гакыйль Бөек Ватан сугышында һәлак бу­лучылар истәлегенә күтәрел­гән һәйкәлнең карау­чысыз калуына да күзен йоммаган. Чөнки авылдагы һәр гаилә өчен кадерле исемнәр язылган монумент әрекмән, кычыткан, кырмавык, тигәнәк арасында калган. «Энем Наил­нең өлкән улы Рафаэль янына баргач, Әстерхан өлкәсендәге татар авыллары мәктәпләрендә туган телне укыту белән кы­зыксындым, — дип тә язган Га­кыйль Сәгыйров. — Катузан урта мәктәбендә татар теле укы­тылмый икән. Ташлыда да шундый аяныч күренеш. Та­тар теле һәм әдәбияты дәре­сенә сәгать бирелми. Бу ни хәл инде? Милләтнең туган телдә белем алу хокукы нигә күрәләтә бозыла?..»

Үз-үзенә таләпчән Гакыйль шигырь язуга да җитди кара­ган. Аның «Тормыш җиле», «Айбагарлар», «Кабатланмас моң», «Ике кояш», «Шатлык­лы иртә», «Йөрәк сере» ки­таплары укучыларның күңел кың­гы­рауларына кагылган. Кайбер әсәрләре сәхнәгә җыр канатларында күтәрелгән.

Гомерен Гакыйль Сәгыйров ши­келле урын өстендә уздыр­ган язучы Фәнис Яруллин да, рухташының иҗаты белән та­нышкач: «Гакыйль үз яз­мышына кереп бикләнмәгән, — дип сок­лану белдергән. — Авыру салган тышауны өзеп, дөньяда, яшәештә бар­ган вакый­га­ларга фәлсәфи ка­рый алган. Га­кыйль­нең иҗаты хуплауга лаек. Аның ши­­гырьләрендә Язмыш бар. Бу ша­гыйрьнең иҗатын рес­публикабызда зуррак итеп күрсәтергә вакыт җитте. Баш­калар танып та, үзебез аны һаман күрмәмешкә салышсак, оятын кая куяр­быз?»

Исеме югарыда телгә алын­ган Га­кыйль Шәрифулла улы Нурлат ра­йонының Әхмәт авы­лында 1938 елда дөньяга килгән. Аның әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак бул­ган. Шуңа күрә Гакыйль бер шигырендә: «Әтисез туган кебек яшәдек», — дип әйткән. Малай әнисе Хәбибҗамал апа тәрбиясендә үскән. Туган җирендә баш­лангыч мәктәп тәмамлаган. 5-6 класста күр­ше Бикколда укыган. Әмма өс-аякка кием булмагач, тамак туймагач, белем алуын туктаткан. 1951 елда сыңар канатлы гаилә Хәбибҗамал апаның туган тө­бәгенә — Самара өлкәсенең Кошки районындагы Иске Фәйзул­лага (Иске Җүрәйгә) кайтып киткән. Гакыйль, туган­на­рының ярдәмен тоеп, биредә җидееллык мәктәпне тәмамлаган. Мәскәүнең “Пио­нер­ская правда” газета­сында өч рәсеме басылган малай укуын Пенза сәнгать училищесында дәвам итәргә, рәс­сам булырга хыял­ланган. Тик район хастаханәсе табибе, сул кулының көчсезләнүен күргәч, аңа уку йортына бару өчен белешмә бирмәгән. Өлкә хастаханәсенә юллама язган.

Гакыйль авыруга юлыгуы­ның сә­бәбен Әхмәттә яшә­гәндә агачтан егы­лудан күрә. Урман артында нәрсә барлы­гын белергә теләп, үсентенең очына менгәч, ул утырган ботак шартлап сынган. Малай җиргә мәтәлгән. Аңын югалт­кан. Шулай да күзен ачкач, аякка баскан. Әмма ике елдан соң авыру тагын да хәтәрләнеп баш калкыткан.

Гөнаһ шомлыгына каршы­дыр, хас­таханә бакчасына чык­кач, эскәмиягә Гакыйль янә­шәсенә бер чегән хаты­ны килеп утырган. Багучы, ма­лайның уч табанына күз салгач: «Син күп укыйсың, - дигән. — Укы, укы! Кайчан да булса син бик акыллы кеше булачаксың. Ләкин…” Че­гән, уйлаганын әйтеп бетер­мичә, китеп барган. Соңрак Гакыйль моннан: “Ул минем язмышыма язган авырлыклар­ны, чиктән тыш зур сынау­ларны белгән, шуңа күрә ар­тыгын сөйләмәгән, кү­рәсең”, — дип нәтиҗә ясаган. Чөнки буй тарткан егет, 1956 елда хирург умыртканың муен өлешеннән ниндидер шешне кисеп ташлагач, өенә аяклары һәм куллары хәрәкәтсез кал­ган килеш, носилкага салып кайтарылган. Моңа карата Гакыйльнең: “Куллар, куллар, нигә сез миңа буйсыныр­га теләмисез?! Нигә мине шулай хур итәсез?” — дигән үзәк өзгеч сүзләре әйтелгән. Шуннан 53 елга сузылачак газаплы көннәр һәм төннәр башланган.

Ләкин үҗәт Гакыйль, күңел кылы өзелмәгәч, их­тыяр көче корыч шикелле нык булгач, урынга береккән килеш тә, рәссам булырга теләү омтылышыннан баш тартмаган. Тешләре арасына каләмен кыстырып, кәгазь­гә әкрен генә сурәт төшерә башлаган. Төрле күренешләр ясалгач, аларның игезәгенә охшаган шигырьләре дә шыткан. 1965 елның 5 маенда «Комсомольская правда» га­зетасында Ирина Цетинаның «Пламенный карандаш Гакиля» язмасы басылгач, иҗатчы тагын да канатланган.

Ә кайчакта яралы күңел төшенкелек­кә бирелгән. Бу турыда көндәлеккә яман­су сүзләр теркәлгән. «Язарга да, рәсем ясарга да «кул» бармый, — диелгән. — Бернинди матур фикер, бернинди рәсем сурәте дә ашкындырмый. Ни өчен ясыйм соң мин ул рәсемнәр­не? Әллә мин үз-үземне алдап яшәтәм генәме? Кемгә кирәк алар?»

Кабарган ачу сулгач, әйтел­гәннәргә төзәтмә дә кертел­гән: «Рәсемнәрем — сез минем күзләрем, шигырьләрем — сез минем йөрәгем», — диелгән.

Шушы халәтнең төп шаһите, то­таш сынаулардан торган яшәешнең илһамчысы — әни. Ягъни 1917-2004 еллардагы вакыт аралыгында яшәгән Хәбибҗамал апа. Самарадагы подпол­ковник, Сәгыйровлар өендә концерт куйган гармун­чы Идеал Галәветдинов бел­дергәнчә, Гакыйль газапла­нулары өчен әнисе алдында үзен гаепле итеп санаган. Изге җанлы, сабыр холыклы ана улының фәрештәсе дә, тән сакчысы да, иң якын киңәш­чесе дә булган. Шуңа күрә Гакыйль күп шигырьләрен әнисенә багышлаган. Гази­зенә болай эндәшкән:

«Мин тугач та син шатлык кичердең

                                                  микән?

Матур киләчәкне уйлап йөрдең

                                                    микән?

Өметләреңне сүндерде кайгым җиле,

Кичерә алсаң мине, әнкәй, кичер

                                                       инде».

Кайгыртучан ана, олы улы­ның гомер агышына җиңел­лек эзләшеп, дөньяда 87 ел яшәп киткән. Үзенә алмашка Ди­митровградта кече улы Наилне, килене Халидәне, оныклары Рафаэльне, Ринат белән Маратны калдырган. Алар да абыйларының бул­ган кадәр исәнлеген сакларга тырышканнар. Ә гомер кояшы 2009 елның 29 июлендә бае­гач, әйтеп калдырган васыяте буен­ча, шагыйрь һәм рәс­сам Гакыйль Сәгыйров Иске Фәйзуллада соңгы юлга озатылган.

Әлеге хатирәләрнең искә төшерелүе тикмәгә генә тү­гел. Моңа Самара өлкәсе татарларының «Бердәмлек» иҗтимагый-сәяси газета­сы баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинның «Гакыйль Сәгыйров үзе турында һәм барсы да аның турында» (2015) дигән китап чыгаруы сәбәпче булды. Татарстан­ның «Казан» милли мәдәният үзәгендә бу уңайдан узган әдәби-музыкаль кичәдә, жур­налистлар, язучылар, артист­лар истәлекләрен яңарткач, шагыйрь-рәссамның батыр­лык­ка тиң тормыш һәм иҗат юлы тагын бер кат күз алдын­нан узды. Аннары, исемен мәңгеләштерү ниятеннән, әдип­нең Иске Фәйзулладагы йортында музей ачу һәм Татарстан ки­тап нәш­риятында сайланма әсәрләрен бастыру мәсьәләсе көн тәртибенә куелды.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1173

Комментирование запрещено