14 февральдә Гашыйклар көне билгеләп үтелә. Шушы бәйрәм уңаеннан Камышлы авылының социаль реабилитация бүлегендә ял итүче өлкәннәр Балыклы авылының социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә кунакка бардылар. Биредә Балыклыда яшәүче пенсионерлар ял итә иделәр. Шулай итеп Балыклы һәм Камышлы авылларының өлкәннәре бергәләп Гашыйклар көнен бәйрәм иттеләр.
Чараны Камышлы һәм Балыклы авылларының социаль хезмәт күрсәтү бүлекләрендә мәдәни чаралар үткәрүчеләре — Рәмзия Мәгъдән кызы Әсәдуллина һәм Әлфия Госман кызы Гафурова — әзерләделәр һәм уздырдылар. Бәйрәм программасы искиткеч осталык һәм төгәллек белән төзелгән иде. Өлкәннәр мәхәббәт темасына багышланган төрле кызыклы уеннарда, бәйгеләрдә катнаштылар. Галимә апабыз Әхмәтшина үзенең бәйрәм бүләген — мәхәббәт турындагы моңлы җырын, Миңсылу апабыз Сәфиуллина сөю турында шигырен бүләк иттеләр.
Ниһаять, бәйрәмебез ахырына якынлашты. Аны “Беренче мәхәббәт” дип аталган җыр белән тәмамладык.
Ял итүчеләргә бәйрәм бик ошады. Җырлап-биеп күңел ачканнан соң, Балыклы авылының социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән мул табыннар тирәли кайнар ашлар, хуш исле тәмле чәйләр эчеп, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар алар. «Бу чара күңелләребездә озак сакланыр. Мондый очрашулар ешрак үтсен иде», — дигән теләктә калдылар олылар.
Камышлы авылының социаль реабилитация бүлеге җитәкчесе Рушания Сәгыйть кызы ДИНДАРОВА.
Просмотров: 1273