Туган ягымның матурлыгын күрергә балачагымда бөек шагыйребез Габдулла Тукай өйрәтте дип, аның иҗатына багышлап язылган парчаларымны җибәргән идем. Алар “Бердәмлек”тә басылып та чыктылар. Моның өчен зур рәхмәтемне белдерәм.
Ә Муса Җәлилнең йөрәкне тетрәндергән шигырьләрен укып, Бөек Ватаныбызны яратырга өйрәндем. “Моабит дәфтәрләре” белән танышкач, үземнең дә татар кызы булуыма горурлык хисе уянды. Шушы тойгыларымны шигъри юллар аша аңлатырга булдым һәм шуларның берсен укучыларыбызга да тәкъдим итәм.
Ак каен сагышы
Кошлар сайрый. Җил тибрәтә
Нечкә каен яфрагын.
Каен да үз чиратында
Җилгә сөйли ах-зарын.
Сөйли ул үткәннәрен,
Ни күреп үскәннәрен,
Кансыз фашист этләренең
Батырларны кискәннәрен,
Балаларны атканын,
Хатыннарны мәсхәрәләп,
Ак каенга асканын.
Сөйли каен, ялгыз каен,
Моң-зарга ул күмелгән.
Үткәннәрне хәтерләтеп,
Кызыл чәчкә сибелгән.
Динура ВӘЛИЕВА-ФӘЙРУЗОВА.
Зеленовка авылы,
Ставрополь районы.
Просмотров: 1314