Ана теленең кадере: татарга, яһүдкә, әзербәйҗанга ул ни дәрәҗәдә кирәк?

131e131ef63c6710b78bea6e1629c83f_M21 нче февраль — Халыкара туган тел көне

Эсмира Бадалова һәм Рафаил Аманов тумышы белән икесе дә Әзербәйҗаннан. Әмма бер-берсен алар туган якларыннан меңнәрчә километрда булган Казанда тапкан. Эсмира Татарстан башкаласына әти-әнисе белән бергә 14 яшендә күченә. Булачак ире Рафаил исә бирегә эшкә килә. Бүген инде аларның кызлары Ләйләгә – 11, уллары Рәүфкә 10 яшь.

Чит җирдә – үз телеңдә

Ике дистә елдан артык туган якларыннан читтә гомер итүләренә карамастан, Бадалова-Амановлар гаиләсе миллилеген югалтмый. Алар әзербәйҗан булуы белән горурланып яши, горурлык хисен балаларына да сеңдерә.

Рәүф һәм Ләйлә инде Казанда туган, Бакуга алар кунакка гына кайтып йөри. Әмма әзербәйҗан телен, мәдәниятен һәм традицияләрен балалар шартлатып белә.

— Ышанасызмы, без Бакуга баргач, Ләйлә дә, Рәүф тә андагы балалардан берничек тә аерылмый. «Туган яктан өч мең километр ераклыкта яшисез, ә балалар барлык йолаларыбызны белә», дип гаҗәпләнәләр анда. Күпләр бит туган җирләреннән китә дә, барысын оныта. Кайберәүләр үзләренең әзербәйҗан булуыннан ояла да башлый хәтта. Нидән оялырга соң? Горурланырга кирәк үзеңнең милләтең белән», — ди Эсмира.

Эсмира һәм Рафаилга балаларын үз мәдәниятендә тәрбияләргә Казанның күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә ярдәм итәләр. Алар анда телне дә, милли биюләрне дә өйрәнә. Гаиләдә дә традицияләргә зур ихтирам белән карыйлар.  Әзербәйҗаннар да, татарлар кебек үк, кунакчыллыгы белән дан тота. Шуңа да Бадалова-Амановлар өендә кунаклар өзелеп тормый диярлек. Ә өстәлләреннән һәрчак милли ашлар, тәм-томнар булыр.

Эсмира сүзләренчә, әзербәйҗан гаиләләрендә балаларга игътибар, аларның тәрбиясе иң өстен нәрсә. Эсмира бөтен көчен балаларга сала. Ул аларга укуда да ярдәм итә, күпсанлы түгәрәкләргә дә йөртә. Әмма шул ук вакытта Казан техник илкүләм тикшеренү университетында (КАИ)  икътисад укытырга да өлгерә.

Әтиләре исә гаиләне тәэмин итүгә бар көчен куя – хәзерге вакытта ул гаилә кием кибетләре челтәрен җитәкли.

— Мин балалар белән күпме генә вакыт уздырсам да,  Ләйлә белән Рәүф өчен әтиләренә көндәш юк. Аны үлеп яраталар. Безнең гаиләдә әти ул изге кеше, — ди Эсмира.

Ләйлә өчен төп үрнәк әнисе, билгеле. Ул аннан өйдә җылы мохит булдырырга, чисталыкка-пөхтәлеккә, табын әзерләргә өйрәнә. Рәүф исә әтисенә охшарга тырыша. Әтисе тыңларга яраткан җыррларны тыңлый, үз-үзен тотышында да нәкъ әтисе кебек.

i8Үз җиреңдә телсез

Шул ук вакытта туган җирендә яшәп, үз йолаларын, традицияләрен, телен сакларга бөтен мөмкинлекләре була торып, милли байлыкларын югалтучылар бар. Кызганычка, татарлар арасында мондый мисаллар бигрәк тә күп.

Динә белән Альберт Кәримовларның уллары Руслан әти-әнисенә “мама” һәм “папа” дип дәшә. Бергә аралашып йөргән иптәш кызга кунакка баргач, 4 яшьлек нәнинең бу сүзләре “колакны ярды”. Күңелгә җылылык бирүче иң назлы “әни-әти” сүзе урынына бит бу! Гәрчә, Динә үзе чеп-чи татар кызы — татар гаиләсендә туып-үскән, татар мәктәбен тәмамлаган.

Кечкенә бала телевизордагыга, яшьтәшләренә ияреп, русчаны бик тиз ота инде, моңа гаҗәпләнәсе юк, диярсез. Мин дә, очраклы гына хәлдер бу дип, балага татарча дәшеп карыйм. Аптырап карап тора. Бер авыз татарча сүз белми икән, балакай.

Ничек шулай соң бу дип төпченә торгач, Динә өйләрендә, гомумән, татарча сөйләшмәүләре турында әйтте. Ире Альберт Казан егете икән. Татар милләтеннән булса да, татарча бөтенләй белми диярлек. Әти-әнисе татар теле белән еракка китеп булмый ул дип, малайларын рус мәктәбендә укытып чыгарган, дус-танышлары да күпчелектә руслар гына икән. Гаиләләрендә дә тора-бара русча аралашуга күчкәннәр.

Шулай Динә белән Альберт, егет-кыз булып йөрешкәндә дә, гел русча гына аралашканнар. Гаилә корып җибәреп, балалары тугач та, шулай дәвам иткән.

- Ирем белән гел русча сөйләшкәч, бала белән дә үзеннән-үзе русча аралаша башладым. Моның бер начарын күрмим. Әнә балалар бакчасына, мәктәпкә баргач, үзенә кирәгенә өйрәнер әле, — ди Динә.

Моңа ни  дип әйтәсең инде…

ФИКЕРЛӘР

Евгения Сонц, Казанда яһүд телен укытучы:

-  Шәһәр зуррак булган саен, үз телеңне саклау кыенрак. Минемчә, барысы да гаиләдән килә. Гаиләдә телгә мөнәсәбәт барысын да билгели: кеше өйрәнәчәкме ул телне, үз балаларына җиткерәчәкме? Бала ике-өч телне иркен өйрәнә ала. Икенче баскыч – мәктәп. Балада туган теленә мәхәббәтне тарихи Ватанга кызыксыну уятып булдырырга мөмкин.

Яһүдиләргә килгәндә, аларның бик азы гына үз телен белә. Аралашу булмаганда, хәтта кайчандыр яхшы белгән тел дә онытыла. Туган телне саклау өчен аралашу клублары оештырырга кирәк. Мәсәлән, татар яшьләре татарча рэп яздыралар. Мин моны телгә кызыксыну уятуның яхшы мисалы дип саныйм.

Югалган тел ивритның дәүләт теленә әйләнүе бер энтузиаст — Элиэзер Бен-Йегуда исеме белән бәйле. Ул вакытта яшь дәүләт Израильгә үз идеологиясе кирәк булган, шул сәбәпле, аның ивритны кайтару теләге бу идеология белән туры килгән. Ул аны мәктәпләргә, югары уку йортларына керткән. Шул сәбәпле иврит кире кайта.

Яһүдиләр өч яшендә  баланың беренче тапкыр чәчен алалар, ул шул вакытта хәрефләрне өйрәнә башлый.  Шуңа да яһүдиләрне “китап кешеләре” дип атыйлар. Барысы да Тәүратка бәйләнгән. Мин үзем ивритны 22 яшемдә генә өйрәндем, хәзер Казанда балаларны шул телгә өйрәтәм.

Ивритның саклануы дин белән дә бәйле, билгеле. Чөнки Изге Китап шул телдә, аны өйрәнәсең килсә, телне белергә кирәк. Әмма һәрвактта да дин телне саклый димәс идем. Әйткәнемчә, телне саклау гаиләдән килә. Мисал итеп, Казандагы Кавказ халыкларын китерергә була. Аларда гаилә культы көчле, шуңа да, тел мохиты, мәктәпләре булмаса да, телләрен саклыйлар. Алар тамырларын онытмыйлар – туган якларына кайталар, үз телләрендәге практиканы саклыйлар. Хәзер телеңне саклар өчен мөмкинлекләр җитәрлек дип уйлыйм.

Искәндәр Гыйләҗев, татар тарихы белгече, галим:

- Тел саклау мәсьәләсендә җаваплылыкны ниндидер бер кешегә яки оешмага кайтарып калу дөрес булмас иде, билгеле. Гаилә дә, мәктәп тә, дәүләт тә бертигез дәрәҗәдә бу юнәлештә эшләргә тиеш. Күп нәрсә, әлбәттә, тәрбиядән тора. Ата-ананың моңа карашына бәйле. Әмма, кызганычка,татарлар телгә артык гамәли карый. Тел киләчәктә минем балама кирәк буламы- булмыймы дип фикерлиләр. Үзаң, хыялыйлык дигән нәрсә җитеп бетми. Телгә хөрмәт татарның канында булырга, бу табигый бер хис булырга тиеш. Әлбәттә, дәүләтнең телне саклауга шартлар тудыруы бик мөһим, әмма кешенең канына милләтенә, теленә мәхәббәт сеңмәгән икән, моны мәктәп көче белән дә, дәүләт көче белән дә үзгәртеп булмый.

Олег Әндәрҗанов, Нижгар татарларының “Туган як” газетасы редакторы:

- Ана телгә тәрбия гаиләдән башланырга тиеш. Шул чакта гына татар телебез югалмаячак. Татар авылларындагы балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм клубларда һәр чара саф татар телендә алып барылуы да мөһим. Кызганычка, башка милләтләрдән булган бер-ике баланы сылтау итеп, соңгы елларда күп чараларыбызны рус телендә уздыра башладык.

Әлбәттә, татарлар күмәк яшәгән төбәкләрдә татарның үз телендә чыккан газетасы булу да телне саклап калуда төп шартларның берсе. Аллага шөкер, өлкә хөкүмәте безгә бу уңайлыкларны тудырып тора — ул “Туган як”  газетабызның оештыручысы. Татарстан Президентының Россия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләренә булган рухи күчтәнәче – “Без – бергә” газетасын да укучыларыбыз зур кызыксыну белән көтеп ала.

Аллага шөкер, безнең төбәккә “Татар радиосы” да килеп иреште, халкыбыз бик теләп “Яңа гасыр” телетапшыруларын да карый. Болар барысы да комплекста татар телебезне сакларга, балаларда ана телебезгә хөрмәт тәрбияләүгә зур ярдәм. Әмма бу мәсьәләнең төп чишелеше, әйткәнебезчә, әти-әниләр кулында һәм ихтыярында.

Майя Хухунашвили, грузин автономиясе җитәкчесе:

- Телне саклап калу өчен, беренче чиратта,  аны укытуга игътибар итәргә кирәк. Әгәр дә мәктәпләрдә тел өйрәтелми икән, ул иртәме-соңмы югала. Әлбәттә, инде гаиләдә туган телдә сөйләшү, аралашу мөһим. Өлкән буын телне белеп, яшь буынга бу тел өйрәтелмәсә, чылбыр өзелә.

Грузин теленең хәле бүгенге көндә алай начар дип әйтмәс идем. Әмма соңгы елларда грузиннар арасында катнаш никахлар саны арта бара. Әниләр, күп очракта башка милләт вәкилләре. Әти кеше, әлбәттә, көне буе диярлек эштә – шуңа да балалар, нигездә, телне белмичә үсә. Әмма бу очракта якшәмбе мәктәбе ярдәмгә килә. Хәзерге вакытта якшәмбе мәктәбенә балаларын йөртүчеләрнең  80 проценты катнаш гаиләләр.

intertat.ru

Просмотров: 1195

Комментирование запрещено