Мин “Бердәмлек” газетасында Елховка районындагы таралып баручы яисә бөтенләй таралган Березовка, Сосновка, Хмелевка, Губан-күл, Бахчисарай, Идәй авылларының зиратларын тәртиптә тоту, сугыш ветераннарының исемнәрен мәңгеләштерү турында күп яздым инде. Вакыт үткән саен Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләрнең исемнәре онытыла бара бит. Бигрәк тә бу таралып баручы авылларыбызга хас.
Минем һәм башка якташларымның моң-зарын ишетептер инде, Елховка районының Мәдәният сарае янына истәлек тактасы куелды һәм анда алты авылның да сугышта катнашучыларының исемнәре язылды. Аны тимер рәшәткә белән уратып алганнар, матур итеп буярга да онытмаганнар.
Хәзер инде мин авылга кайткан саен шунда барып, сугыштан кайтмаган һәм кайткач вафат булган сугыш ветераннарын искә алырга яратам. Һәрберсенең рухына дога укып чыгу да әҗерле эш бит ул.
Анда 1941-1942 елларда үзе теләп фронтка киткән, ә 1942 елда яраланып кайткан әтием Кадыйр Сәгыйровның, Мәскәү астында окоп казыган Газиз абыемның (ул шунда үлеп калды), Ленинград өчен сугышкан Вагыйз һәм Гаяз абыйларымның (инвалид булып кайттылар) исемнәре дә язылган. Урыннары оҗмахта булсын иде.
Шушы истәлек тактасын куюда катнашкан Әлфия Әбдерәхимовага (Идәй авылы), Әхтәм Миннебаевка (Бахчисарай) һәм бу эштә катнашкан барлык якташларыбызга ветераннар исеменнән чиксез рәхмәтләребезне җиткерәсем килә.
Гомәр СӘГЫЙРОВ, хезмәт ветераны.
Самара шәһәре.
Просмотров: 1256