Бәхетлеме кеше дөньяда?

iХәзерге көндә телевизорны, ком­пьютерны ачып җибәрсәң, газета-журналларга күз сал­саң, төрле кур­кыныч хәлләр ту­рында ишетеп, куркып кала­сың. Менә шул вакытта ирексездән: “Нәрсә соң ул бәхет?” “Җир йөзендә бәхетле булып яшәү өчен Адәм баласына ни кирәк икән?” дигән урынлы сорау туа.

Шушы сорауларны мин бер­ничә кешегә (Самара мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләүче Гөлсинә Рәис кызы Гатауллинага, Самара өлкәсенең авыл хуҗалыгы министрлыгында  хезмәт итүче Илнур Раил улы Кәримовкә, Шенталы районында яшәүче, лаеклы ялда булучы Сәвия Җәлил кызы Фәйзуллинага) бирергә булдым.

Гөлсинә Рәис кызы Гатауллина, 37 яшь, Самара мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшли:

- Бәхетне мин гел алга омтылып яшәүдә күрәм. Кеше үз алдына куйган максатларына ирешеп, шуңа омтылып яшәве белән ирекле һәм көчле.

Мин бик бәхетлемен, чөнки мине аңлаган ирем янымда, әти-әнием исән-сау, туганнарым һәм дусларым бар. Ә тормышта иң кирәклесе — исәнлек. Исәнлек — байлык, диләр бит. Ул булганда гына бөтен нәрсәгә ирешеп була. Шуның өчен без барына канәгать булып, сөенеп, сөеп һәм сөелеп, моның өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булып яшәргә тиешбез. Дөнья бит ул яшәмәслек түгел, аның матур яклары да бик күп, тик аны күрә белергә генә кирәк.

Илнур Раил улы Кәримов, 29 яшь, Самара өлкәсенең авыл хуҗалыгы министрлыгында  хезмәт итә:

- Бәхет төшенчәсен һәркем үзен­чә аңлый. Минем өчен бәхет — үз һөнәрең буенча эш табу. Яраткан эшеңдә эшләп, югары дәрәҗәгә ирешү, киләчәктә үз тиңеңне табып, матур гаилә корып, сабыйлар үстерү. Ә иң мөһиме, дәүләтебез яшьләргә карата йөзе белән борылсын, тормыш алып бару өчен кирәкле мөмкинлекләр тудырсын, җир йөзендә барган сугышлар туктатылсын иде, дип уйлыйм. Аллаһыга шөкер, бүгенге көндә мин бәхетсез түгел, чөнки мине аңлап, һәрчак ярдәм кулы сузарга омтылып торучы газиз әти-әнием, туганнарым исән-сау.

Сәвия Җәлил кызы Фәйзуллина, 59 яшь, Шенталы районы. Лаеклы ялда:

- Олыгайган көннәрегегездә дә бәхетле булырга теләсәгез, бу турыда яшьтән үк кайгыртырга кирәк, минемчә. Моның өчен үз нигезең, яраткан ирең һәм балаларың булырга тиеш. Чөнки яшь гомер – мизгел генә бит ул, барысы да алда әле, дип үз уйларыңа ышанып йөргәндә, гомер үтеп киткәнен сизми дә каласың. Әлхәмдүлилләхи шөкер, мин үзем шушы уңышларга ирештем, дип уйлыйм. Кызларыбыз Венера белән Марселланы йөрәк җылыбызны биреп үстердек, аякка бастырдык. Бүгенге көндә хәләл җефетем Шәүкәт мәркәзебез Казандагы “Мөхәммәдия” мәд­рәсәсендә дин белеме үзләштерә.

“Бәхет — авыр чакларда бер-береңә те­рәк булып, ышанып, гүзәллеккә омты­лып яшәүдә”, — дип фаразлыйсым килә.

Язмам авторларыннан соң мин дә үз фикеремне белдерергә булдым. Минемчә, кайберәүләр дөнья малы артыннан чаба-чаба, бәхет турында бөтенләй онытып җибәрәләр. Шуңа күрә картлык көннәрендә ялгыз калулары турында уйлап та бирмиләр.

Бәхет — ул ихлас күңелле булып, барына шөкер итеп, йөрәгеңә якын, газиз кешеләреңне югалтмыйча яшәүдә. Ә иң мөһиме — бернигә дә бирешмичә, чын кеше булып кала белүдә. Бу сүзләрне күренекле татар язучысы, шагыйрь  Нәби Дәүли да раслый:

“Бәхетлеме кеше дөньяда?

Киемнәре ефәк булса да,

Сандугачлар сайрап торганда

Бакчалардан гөлләр җыйса да.

Гомердә бер кайгы күрмәсә,

Бер моңланып җырлый белмәсә,

Арып-талган ялгыз юлчыга

Түрләрендә урын бирмәсә,

Кем булган соң кеше дөньяда?!”

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Денис авылы,

Шенталы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1314

Комментирование запрещено