Талон кире кайтамы? / В России возвращают продуктовые карточки на продукты

i4Аз керемле гаиләләргә азык-төлек алу өчен махсус карточка бирергә җыеналар. Әлеге талонга фәкать үзебездә җитештерелгән кайбер ризык­ларны гына алып булачак. Яңалыкны Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җиткерде.

Карточка дигәч, күз алдына 1980 еллар азагында гамәлдә булган талон системасы килә. Ул чорда азык-төлеккә кытлык булып, кайберләрен җан башына талон белән генә бирә башладылар. Нәтиҗәдә кибетләрдә озын чиратлар хасил булды. Әлеге хәл 1992 елларга кадәр дәвам итте. Илдә ирекле сәүдә әйләнеше кертелгәннән соң гына, халык иркен сулап, теләгәнен сатып ала башлады. Акчасы булганнар, әл­бәттә. Бәяләрнең котырып үсүе ил халкын берничә катламга бүл­де.

Россия сәнәгать һәм сәүдә ми­нистры Денис Мантуров сүз­ләреннән аңлашылганча, әлеге карточкалар нәкъ менә аз керемле кешеләр өчен кертелә. Мондый ярдәмне илдәге 15 миллион ке­шегә күрсәтмәкчеләр. Бер ке­шегә 1400 сум акча тотмакчылар. Талонны түләү системасы булган һәр кибеттә азык-төлеккә алмаштырып булачак. Ә менә акчага әйләндерү мөмкин түгел. Тагын бер шарты бар: бер ай дәвамында кулланып бетмәгән баллар икенчесенә күчмәячәк.

Белгечләр ачыклык керткән­чә, мондый төр ярдәм чит ил­ләрдә күптәннән гамәлдә һәм табигый хәл дип санала. Сер түгел, аз керемле гаиләләрнең күбесе сыйфатлы азык-төлек сатып ала алмый. Акчасы җиткәнчә туклана. Аларны үзебездә җи­теш­терелгән ризык белән сөен­дер­мәк­челәр. Итле шул­па ашатмакчылар.

- Бу халыкка дөрес туклану мөмкинлеге бирер өчен эшләнә, — ди министр Денис Мантуров. — Моннан тыш, үз җитештерү­челә­ребез өчен дә юллар ачылачак.

Карточкага ит, балык, сөт һәм алардан эшләнгән ризык­лар, ипи, он, ярма, җиләк-җимеш, яшелчә, кипкән җиләк-җимеш, шикәр комы, тоз, эчәр су, токмач, бәрәңге, йомырка, үсемлек мае алып булачак. Шулай ук исем­леккә орлык, үсентеләр, терлек азыгы да кертелгән. Ә спиртлы эчемлекләр, тәмәке кебек әйбер­ләр алып булмаячак икән.

Соңгы елларда халыкның тор­мыш-көнкүреше үзгәрде. Дәүләт адреслы ярдәмнәр оештырырга тырыша. Карточ­калар кертелә икән, аз керемлеләргә моңа кадәр күзе төшеп йөргән аерым төр товарларны алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк дигән сүз. Ләкин исемлеккә кергән ризык­ларның бәясе арт­масмы, менә бу хакта да уйларга кирәк. Хөкү­мәткә бәяләрне күзәтеп торырга туры килмәгәе. Чөнки үзегез бе­ләсез, мондый вакытта бәя белән уйнаучылар барлыкка килергә мөмкин. Аз керемлеләр дә, кызганыч, юк түгел шул. Бу төр ярдәмне кемнәр, ничек алачак — әлегә билгеле түгел. Төбәкләрдә яшәү минимумы да төрлечә бит.

“Ватаным Татарстан”.

* * *

В Минпромторге и Минфине заявили, что рассчитывают уже в 2017 году запустить программу продовольственной помощи населению России. Об этом заявил министр промышленности и торговли Денис Мантуров. По его словам, помощь будет оказана тем гражданам, которые не могут купить некоторые товары, например свежее мясо, рыбу и овощи.

Деньги, которые будут получать россияне, не будут оседать на их счетах, и потратить их можно только на покупки отечественных продуктов.

Отметим, в РФ выпуск продовольственных карт планируется еще с 2015 года. Запуск данной программы несколько раз откладывался из-за нехватки бюджетных средств. Впрочем, по словам заместителя Дениса Мантурова Виктора Евтухова, талоны на свежие продукты в пилотном режиме начнут выпускать не ранее 2018 года.

Отметим, аналогичная программа поддержки малоимущего населения действует в США уже в течение 50 лет. Талоны под названием «Food Stamp» предполагают затраты их пользователей на еду в среднем на 130 долларов в месяц.

Что касается России, то продовольственные карточки появились с возникновением СССР, в 1917 году, в связи с политикой «военного коммунизма». Первая отмена произошла только в 1921 году с переходом к политике НЭПа. Позднее, когда к политике продовольственной помощи населению вернулись, карточки стали выдавать только тем, кто трудился в госсекторе экономике, в частности на промышленных предприятиях, государственных и военных учреждения и совхозах, а также их иждивенцам. Однако со временем от таких талонов вновь отказались.

В период Второй мировой войны к этой практике вернулись. Причем нормированное карточное распределение основного продовольствия было введено в ряде держав, участвовавших в войне, — Советской России, Германии, США, Великобритании, Канаде, Японии и некоторых других странах.

Окончательно «талонная система» в СССР сошла «на нет» в 1992 году. Впрочем, единой даты «отказа» назвать невозможно — распределение продуктов некоторое время происходило в некоторых регионах страны.

kopeika.org

Просмотров: 1013

Комментирование запрещено