23 февраль – Ватанны саклаучылар көне
Үткән гасырның 90нчы елларында ата-аналар улларын армиягә җибәрмәс өчен төрле ысуллар эзләсә, бүген яшьләр хәрби хезмәткә үзләре теләп бара.
- Бүген армиядәге вәзгыять яхшы якка үзгәрде. Ашау ягы да, командирларның солдатларга мөнәсәбәте дә, хәрби әзерлек тә башка. Ә иң мөһиме — элеккеге кыргый “дедовщина” юк.
Әле генә әнисеннән, гаиләсеннән аерылган бала аларны сагына, әлбәттә. Ә менә телефоннан файдалану рөхсәт ителгәч, түләү өчен ташламалар бирелгәч, роуминг булмагач, аерылышкан кебек тә түгел. Көн саен хәл белешеп, яңалыклар алышып торганда, вакыт тизрәк уза. Срочный хезмәттә җиңелрәк хәзер, — дип сөйли 12 елдан артык армиядә контракт буенча хезмәт итүче сержант Илфат Фәләхов. — Элек: “Армиядә булмаган егеткә кызлар да карамый”, — дип әйтәләр иде. Ә мин бу сүзләргә: “Ватаны алдында изге бурычын үтәмәгән егет дәрәҗәле урынга дәгъва итә алмый”, — дип тә өстәр идем. Бүген хөкүмәт даирәләрендә, полициядә хезмәт итәргә теләгән яшьләр моны үзләре дә аңлый. Тик армия генә егетләрне мөстәкыйльлеккә, үз гамәлләре өчен җавап бирергә өйрәтә ала. Кешедә кыюлык, ихтыяр көче тәрбияләүдә дә аның өлеше зур”.
Илфат Камышлы егете. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул җирле һөнәр училищесында тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә. Армия сафларына алынгач та аңа бу белгечлеге ярап куя, чөнки мотострелоклар гвардиясендә хезмәт итә. Ә шул вакыттагы мәҗбүри ике елы тәмамлангач, Илфат туган авылына кайтырга ашыкмый, контракт буенча хезмәт итәргә кала.
…Контракт буенча хезмәт итәргә калган солдаттан: “Кайда хезмәт итәсең килә”? — дип сорап тормыйлар. Северодвинск суыкларында да, Чечняның “кайнар нокта”ларында да Камышлы егете сынатмый. Моның өчен ул Россия Федерациясенең Оборона Министрлыгы тарафыннан “Кавказда хезмәт иткән өчен” күкрәк билгесе һәм III дәрәҗә “За отличие в военной службе” медале белән бүләкләнгән. Ватанга кыю солдат үстереп биргән Булат һәм Гөлҗиһан Фәләховларга да командование Рәхмәт хаты язып җибәргән булган. Ата белән ана аны бүген дә кадерләп саклыйлар. Чөнки Илфат кебек батыр егет тәрбияләп үстерү һәркемгә дә бирелмәгән бит.
Бүген Илфат Фәләхов өлкәбезнең Волжск районындагы Рощинский бистәсендә хезмәт итә. Хезмәтеннән дә, яшәү шартларыннан да канәгать ул:
- Контракт буенча хезмәт итүнең өстенлекләре бар, әлбәттә. Хәрбиләргә акча түләп торалар, ашау, киенү — бушлай, яшәргә урын бар. Рощинскийдагы хәрби шәһәрчектә китап укыйм дисәң — китапханә, ял итәм дисәң — кинотеатр, кибет, стадион бар.
Дөрес, башта тулай торакта яшәргә туры килде. Ә Эльмирага өйләнеп, улыбыз Эмиль тугач, безгә ике бүлмәле фатир бирделәр. Монда балалар өчен дә уңай - ике балалар бакчасы, мәктәп эшләп тора, — дип сөйли сержант. — Шулай да, Ватанга хезмәт итү — җиңел эш түгел. Хәер, контракт буенча хезмәт итүчеләр бирегә җиңел тормыш эзләп килмиләр. Безнең бурыч – илебез иминлеген, халыкның тыныч тормышын тәэмин итү. Туган илебез өчен без гомеребезне куярга да әзер”.
Чын ирләр сүзе бу. Илфат кебек егетләр тынычлык сагында торганда илебез көчле, ә балаларыбызның йокысы тыныч булыр.
Зөлфия ДӘРҖЕМАНОВА.
Камышлы авылы.
Просмотров: 1363