Кешелеккә иң зур бәла —
Дөньяда сугыш-үлеш.
Берәүләр уйлый, ирек өчен
Сугышу кирәк, имеш.
Сугышалар, үлешәләр
Мөселманнар, гарәпләр.
Тормышлары начар түгел,
Белмим, нәрсә кирәктер.
Нәрсә кирәк — барысы да
Бар, диләр, оҗмахларда.
Җирдә әллә начармыни
Нинди генә булса да.
Яшәү кирәк бу дөньяда
Бер-береңне аңлашып.
Дөреслекне табып булмый
Гаугалашып-даулашып.
Булмыйдыр халыкны җиңеп
Мылтык һәм кылыч белән.
Буладыр аны күндереп
Тик изге холык белән.
Ай дөнья син, вай дөнья,
Аң-белемгә бай дөнья,
Нәрсә ул кеше гомере,
Син Бөекнең алдында?
Габделәхәт ЛАТЫЙПОВ,
хезмәт ветераны.
Таллы авылы, Большая Черниговка районы.
Просмотров: 1406
Нет войне.