Мәтеби — матур авыл ул,
Тигез аның урамы.
Газиз туган авылымның
Тәмле чишмә сулары.
Мәтебидән китсәм ерак,
Аны сагынып кайтам.
Мәчетле авылымны
Чын күңелдән яратам.
Насыйп булсын иде, дуслар,
Туган җирдә яшәргә.
Хезмәт итеп халкым өчен
Яшен кебек яшьнәргә.
Дөньялар тыныч булып
Балалар үссен иде.
Аларга да туган җирнең
Моңнары күчсен иде.
Айсылу АББАСОВА.
Иске Усман авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1393