Сыерчыгым — яз бүләге

2c5c99e483de0b2548ff50067d210615_500_0_0Сөенече зур булганга,
Җырлый сузып сыерчык.
Мин кайттым туган якка, ди,
Сөйләшик, өйдән син чык. 

Сагындырды туган оям,
Сау-исән тордыгызмы?
Яз ияртеп кайттым сезгә,
Шатлыгын тойдыгызмы?
 
Йортыгызга ямь китереп,
Тиздән оям эчендә
Балаларым, җанкайларым
Үсәр туган җиремдә.
 
Сөйләшә дә сыерчыгым,
Үзе аерылмый эштән.
Авызы белән мамык ташып,
Җәя ул йомшак түшәк.
 
Карап торып бу хәлләрне,
Күңелем уйга батты.
Мөһим эшен үтәр өчен кошчык та
Туган җиренә кайтты.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 946

Комментирование запрещено