Губернатор Николай Меркушкин үткән елда сәнгать һәм мәдәният өлкәләрендә губерна премияләренә лаек булган лауреатларны бүләкләде һәм агымдагы елга грант алу өчен үткәрелгән конкурста җиңүчеләргә сертификатлар тапшырды.
“Әле күптән түгел генә мин биредә “Алтын маска” премиясе лауреатларын котлаган идем. Тарихта беренче тапкыр регионыбыз берьюлы ике шушы дәрәҗәле бүләккә иреште. Бу — театр хезмәткәрләре, музыкаль коллективлар һәм аерым җырчылар эшен югары бәяләү, бу — зур уңыш”, — диде губернатор.
Өлкә хөкүмәте артистларга, иҗади коллективларга акчалата да, Мәдәният Сарайларын яңартуда, техник яктан тәэмин итүдә дә булыша.
“Икътисади кыенлыклар кичерүгә карамастан, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренә һәрвакыт ярдәм күрсәтеп торачакбыз”, — диде Николай Меркушкин.
Ул актерларны, музыкантларны, язучыларны, архитекторларны дипломнар белән бүләкләде.
Ә мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә грантлар отучыларга акча алырга сертификатлар тапшырды.
Тугыз кеше арасында Самар өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Әнвәр Горланов та бар иде. Аңа шәһәребезнең “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле турында “Из века в век” исемле китапны бастыруга 200 мең акча бирелде.
Әнвәр әфәнде губернаторга шушындый игътибар һәм ярдәм өчен рәхмәтләрен белдереп, регион башлыгын һәм чарада катнашучыларны июльдә узачак Сабан туена чакырды.
“Бу залда җыелган һәрбер кешенең хезмәте мөһим. Бергә без Самар төбәгенең данын тагын да үстерәчәкбез», — дип, тантананы түгәрәкләде Николай Меркушкин.
Миләүшә ГАЗЫЙМ.
«Сәлам» газетасы.
* * *
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тәкъдиме һәм өлкә татар милли-мәдәни оешмасының башкарма директоры Шамил Галимовның эшлекле катнашы белән Самараның “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият халык ансамбле турында төрле елларда газета-журналларда басылып чыккан язмалар һәм фотосурәтләр бер китапка тупланып, басмага әзерләнде.
Ансамбльнең җитәкчесе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Колючев коллективның 45 еллык тарихын тасвирлаган китап чыгару турында күптән хыялланган иде. Ул шушы дәвердә газета-журналларда басылган бөтен язмаларны һәм күпсанлы фотосурәтләрне җыеп барган. Шуларны аерым китап итеп тупларга мин, “Бердәмлек” газетасы хезмәткәре Эльмира Шәвәлиева — Варфоломеева, алындым.
Бу эш 2016 ел башыннан ахырынача дәвам итте һәм әле тагын Хәридә Дашкина, Раушания Ситдыйкова кебек татар теле белгечләре катнашы белән уңышлы гына тәмамланды.
Ә менә “Ялкынлы яшьлек. Гасырдан — гасырга” дип аталган бу җыентыкны бастырып чыгару өчен акча табуы кыенрак булып чыкты. Бөтен ышанычны өлкә хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендә бирелә торган грантына багларга туры килде.
Ансамбльнең җитәкчесе әле 2016 елның башында ук грант алу өчен тиешле документларны әзерләп министрлыкка тапшырган иде. Кызганыч ки, ул вакытта акча башка проектка бирелде.
“Тырышкан ташка кадак каккан” дигән мәкальне истә тотып, Илгиз Колючев быел да шул ук юлны таптаудан туктамый. Документлар белән бергә инде күптәннән әзер китапның макетын да илтеп күрсәткәч, ниһаять, бу юлы грантны шушы проектка бирергә, дигән карар кабул ителде.
Менә көтеп алынган якты көн килеп тә җитте. 26 апрельдә өлкә губернаторы Николай Меркушкин мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасында катнашып, 2016 елда губернатор премияләрен алучыларны бүләкләде һәм 2017 елның беренче яртысында грант отучыларга сертификатлар тапшырды.
- Регион җитәкчелеге мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә эшләүчеләргә саллы ярдәм күрсәтеп тора, — дип ассызыклады Николай Иванович бүләкләрне тапшырганда. - Грантлар һәм губернатор премияләре шундый ярдәмнең бер төре булып, талантлы кешеләрне күрсәтү, халык алдында таныту өчен кулланыла. Моның өчен өлкә бюджетыннан ел саен 3,75 миллион сум акча бүлеп бирелә, — диде.
Татар сәнгатькарьләре, язучылары һәм шагыйрьләре дә бу ярдәмнән читтә калмый, әлбәттә. Ике ел элек өлкә “Бердәмлек” татар газетасы редакторы Рәфгать Әһлиуллин әзерләгән “Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барысы да аның турында” дигән китапны бастыру өчен, өлкә хөкүмәте тарафыннан 240 мең сумлык грант бирелгән булса, быел да менә шундый ук сертификат “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең 45 еллык тарихы турындагы китапка тапшырылды. Аны губернатор кулыннан милли-мәдәни автономия рәисе Әнвәр Горланов кабул итеп алды.
Димәк, бер-ике айдан яңа китабыбыз табадан төшеп, үз укучысын табачак.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Светлана ОСЬМАЧКИНА фотосурәте.
Просмотров: 1244