Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары быел Самарада 5 майда ук башланып китте, дип хәбәр итә өлкә хөкүмәте матбугат хезмәте. Бу көнне 11 сәгатьтә Мәңгелек Ут янына чәчәкләр кую тантанасы уздырылды. Шуннан башлап Мәңгелек Ут янындагы экранда Куйбышев өлкәсеннән сугышка китеп һәлак булган солдат һәм офицерларның исем-фамилияләре туктаусыз күрсәтелеп тора.
Ә 8 майда кичке сәгать алтыда Куйбышев мәйданында самаралыларны һәм шәһәр кунакларын “Бөек Җиңү җырларын бергәләшеп җырлыйбыз!” дип аталган зур концерт программасы көтә. Анда күп сәнгать коллективлары, шул исәптән “Турецкий хоры” төркеме дә чыгыш ясаячак.
9 Майда Куйбышев мәйданында хәрби парад үткәрелә. Ләкин анда инде һәр кеше дә керә алмый, трибуналарга үтү өчен махсус чакыру булырга тиеш. Алар сугыш ветераннарына, профсоюз оешмалары әгъзаларына, ел буе игелекле эшләр башкарган укучы балаларга һәм студентларга таратылган. Балалар йортларында һәм күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә дә шундый ук чакырулар бирелгән.
Парадтан соң “Үлемсез полк” акциясе башланачак. Сугышта катнашкан туганнарының портретларын күтәргән гражданнар Молодогвардейская урамыннан башлап, Полевая урамына кадәр барачаклар.
Һәрвакыттагыча, мәйданга куелган хәрби техниканы карап йөрергә һәм солдат боткасыннан авыз итәргә дә мөмкин булачак.
Кичке сәгать алтыда биредә бәйрәм концерты башлана. Ул бик матур фейерверк белән тәмамланачак.
Эльвира РӘФЫЙКОВА.
Җиңү алып килгән май ае…
Җиңү алып килгән яз айларын
Һәрбер буын көтә өзелеп.
Аны каршылаучы
ветераннар,
Әйтерсең лә, кала сөзелеп.
Бөреләрен ачкан өметләре
Һаман нидер көтә сизенеп.
Яу яланы, бары хәтерләтә
Күпме калган гомер өзелеп.
Салмак кына атлый
ветераннар,
Җиңү хисен тотып кулында.
Утлы еллар һаман кисәтәләр
Киртә булып алар юлында.
Түшләрендә орден,
медальләре,
Чыңлап җыр сузалар үзара
Чал тарихка кергән
батырларның
Гомерләрен ничек сузарга?
Гүзәлия ФӘЙЗУЛЛИНА.
Просмотров: 1005


