Җиңү бәйрәме алдыннан Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын Самараның “Яктылык” татар мәктәбенә кунакка чакыру инде күптән матур бер гадәткә әйләнде. Менә быел да алар мәктәп администрациясе чакыруы буенча укучылар белән очрашуга килделәр.
Мөхтәрәм кунакларны йортта ук мәктәп директоры Радик Газизов, тәрбия эшләре буенча аның урынбасары Инзилә Гыйззәтуллина һәм күкрәкләренә Георгий тасмалары таккан укучылар каршы алды. “Исәнмесез! Әйдәгез, бирегә үтегез!” — дип, елмаеп торган балаларга карап, бабайлар сокланып туя алмыйча, “Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын, шулай тәүфыйклы булып үсегез, сабыйлар”, — дип, аркаларыннан чәбәкләп сөйделәр.
Олы яшьтә булуларына карамастан, ветераннар төз атларга тырышалар, бер-берсен кочаклашып күрешәләр. Тормышның ачысын күргән, бүгенге матур тормышыбыз өчен үз-үзләрен аямаган аксакалларыбыз балалар белән очрашу алдыннан бераз дулкынландылар, бугай. “Нәрсәдән башлыйм икән?”, “Барысын да сөйләп өлгерерменме соң?” — дип бер-берсеннән сорашып та алдылар. Дөрестән дә, алар күргәнне сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел.
Муса ага Акмаев 1 “Б” сыйныфы укучыларына үзенең Мәскәүдә туган булуы, 6 яшьтән ятим калып, интернатта тәрбияләнүе турында сөйләде. “Тормыш бик авыр иде. Без дә, укытучылар да ач, кием-салымыбыз сәләмә. Өченче сыйныфка кадәр дәреслекләрдән укысак, дүртенче-бишенчедә алары да булмады. Агач ручканы карага манып яза идек”, — дип балаларга хәзерге мәктәп белән элеккеге уку шартларын чагыштырды, дөньяларның тыныч булуын, балаларның якты, матур мәктәпләрдә тырышып укуларын теләде.
Бөек Ватан сугышы башланганда Муса һөнәр училищесында укый. Аларны Куйбышевка (бүгенге Самара шәһәре) авиация заводына күчерәләр. Кулына корал тотмаса да, көннәрен төнгә бәйләп, фронтка самолетлар ясап, ул фашистларга каршы тылда көрәшә. Сугыштан соң да ул шушы заводта кала, тырыш хезмәте өчен төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә ия була.
“Яктылык” укучылары алдында чыгыш ясаган Рәфгать Рәфәгыйтдиновка Бөек Ватан сугышы башланганда бары тик өч яшь кенә булса да, сугыш афәтен ул да бик яхшы белә. Хәрби табибка (полковник) берничә мәртәбә кайнар нокталарда, шул исәптән Әфганстанда да, командировкада булырга туры килә. Ул балаларга сугыш афәтләрен күрмәүләрен, тыныч тормышта яшәүләрен теләде.
- Әтием Сәгыйрь сугыштан кайткач: “Әти, син ничә немецны үтердең?” — дип сорадым, ә ул бер мизгел дәшми карап торды да миңа арты белән борылды. Соңрак әнидән бу вакытта аның күзләренә яшь тулуын белдем. Инде үсеп җиткәч, әтигә кабат шушы сорауны бирдем һәм ул, бераз уйга чумып торганнан соң: “Аларның да бит балалары ятим, хатыннары тол калды”, — дип авыр сулап куйды. Гомере буе шул йөкне күңелендә йөртте ул, бичара. Сугыш тән җәрәхәтләре генә түгел, төзәлмәслек күңел яралары да сала, шуны онытмагыз! — диде Рәфгать ага.
Ветераннар Әмир Җаббаров, Фатыйх Шәрапов, Таһир Мамышев, Харис Гыйниятуллин, Хәйдәрҗан Галимов, Әхмәтсәгыйрь Газизов, Мингариф Җамалетдинов, Хәйбулла Хаматов, Котдус Рәфыйков, Хәбибулла Хөснетдинов һәм Рәфыйк Ризванов та шул теләктә булдылар. Балалар аларны якынаеп килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар, исәнлек-саулык, озын гомер теләделәр, кайнар чәй, тәм-томнар белән дә сыйладылар.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1418





Самар Җәмигъ мәсҗиденең Ветераннар шурасы рәисе Гобәйдулла углы Таһир Мамышев җитәкчелегендә:
Гәрәй углы Фатыйх Шарапов,
Гаффар углы Әмир Җаббаров,
Хафиз углы Харис Гыйниятуллин,
Зәйнулла углы Хәйдәрҗан Галимов,
Фатыйх углы Мингариф Җамалетдинов,
Хөснулла углы Хөббула Хәмәтов,
Шайнур углы Шамил Габдуллин,
Сабир углы Шакир Хәбибуллин,
Таһир углы Котдус Рәфыйков,
Зәйнулла углы Хәбибулла Хөснетдинов
төрле сыйныфларга кереп, укучыларга сугышта үткән юллары турында кыскача сөйләп, аларга үгет-нәсыйхәтләрен бирделәр, яшь буынны тәртипле, тәүфыйклы булырга, Ватаннарын сөяргә өндәделәр.