Иске Ярмәктә яшәүче сугыш чоры балаларыннан киләчәк буынга хатлар яздырттык

ветераны 024Ярмәк таңнары… Еллар үтә, һәр ел тарихта үзенең эзен калдыра. Еллар көннәрдән тора, ә һәр көн таң белән башлана. Өч яктан Сок елгасы белән урап алынган җирдә урнашкан авылыбыз үз гомерендә күпме таңнар каршылаган!.. Һәр таң йә шатлыклы, бәхетле көннең башлангычы була, йә күңелләрне тетрәтерлек кайгы-хәсрәт алып килә.

Ләкин таңга гына карап көннең нинди буласын алдан чамалап булмый. Кайвакыт, бигрәк тә җәйге аяз көннәрдә таңнар шундый матур булып ата, әйтерсең лә офыктан күтәрелеп килгән кояш нурлары бөтен дөньяга бәхет китерә, әйтерсең лә бу таң матурлыгы мәңгелек.

Менә шундый таңнарның берсе. Кояш чыгарга иртәрәк әле. Кешеләр тыныч йокыда. Бөтен табигать сихри тынлыкка чумган. Кайдадыр еракта чут-чут итеп сандугач сайравы гына ишетелә. Шушы тынлыкны бозып 1941нчы елның 22нче июнендә илебезнең чигенә дошман бәреп керә. Бөек Ватан сугышы башлана. Бөтен ил халкы бер булып, дошманга каршы күтәрелә. Авылыбызда хатыннар ирләрен, ваемсыз сабыйлар әтиләрен, яшь кызлар сөйгәннәрен фронтка озата.

Берни аңламаган сабый сугышның нинди куркыныч икәнлеген белми шул әле. Тиздән, бик тиздән үзләренең ятим калуларын да, балачаклары буразна арасында үтәсен дә аңламый әле алар.

Безнең авылда сугыш чоры ятимнәре өчәү — Шиһапова Әнисә апай, Муллаәхмәтов Равил һәм Хәсәншин Наил абыйлар. Сабый чакларын күрми, күпме михнәт, авыр хезмәт татый аларның әле өлгереп тә җитмәгән иңнәре. Балачакларын, яшьлекләрен сугыш урлаган авылдашларыбыз. Авылда нинди эш булса, барсы да аларның кулыннан үткән.

Әтиләре, абыйлары сугыш кырында батырларча көрәшкәндә, тылда әниләр, сабый балалар үзләрен аямыйча эшлиләр. Барлыгы 139 ана, 337 бала була авылыбызда. Биш балалы өч ана, дүрт балалы – 12, өч балалы — 42, ике балалы — 46, бер балалы 34 ана калалар. Тормышны алып барырга кирәк: игенен дә игәргә, сугыш кырына икмәген дә, коралын да озатырга, төрле җылы киемнәр дә әзерләргә, гомер буе бетмәс кебек тоелган салымын да илтеп түләргә, ач-ялангач та булмаска…

Иске Ярмәк авылы җирлегендә 196 сугыш чоры балалары яши, шуларның 133 – Иске Ярмәктә, 40 – Яңа Ярмәктә, 23 – Чулпанда.

ветераны 024IMG_2386ветераны 028 медали 025Уйчан йөзләр, әл дә моңсу күзләр
Сугыш чорындагы балаларда.
Әтиләре сугышып йөргән чакта,
Тәпи йөрер-йөрмәс бала-чага
Буразнада билчән утаган.
Илгә — икмәк, авыл үзе өчен
Көлчә салган алабутадан.
Бер бәләкәй көлтә ега алган
Ул елларның сугыш баласын.
Олылар күк күтәргән бит шулар
Ил хәсрәтен, Ватан нужасын.

Иске Ярмәк авылының социаль реабилитация бүлегендә сугыш чоры ятимнәре һәм әтиләре сугыш кырында ятып калган сугыш чоры балалары белән очрашу ел дәверендә булып тора. Сугыштан килгән хатлар турында сөйләшүләр уздырыла, кызганычка, алар бик сакланмаган инде хәзер. Тимер дә күгәрә бит, агач та корый. Хат язу онытылып бара торган заманда без олыларыбыздан соралып, киләчәк буынга хатлар яздырттык.

Сугыш елларында ачлыктан саклап калган үләннәр турында да язылган иде ул хатларда. Фаил абый Әхмәтгалиев: “Рәхмәт яусын алабутага, балтырганга, какыга. Аллаһы үзе яраткан аларны ач ятимнәр хакына”, - дигән хатында.

Гайсин Гомәр абыебыз: “Яз килгәнен сагынып көтә идек. Яз җитү белән барыбыз да болыннан, кырдан юа, какы, кыр кишере, эчерек бәрәңгеләр җыеп, аларны киптереп, бераз он кушып, әниләр ипи салалар иде”, — дип яза.

Рәфыйков Наил абый тамак туйдыру өчен нинди чаралар кулланылганын хатында тагы да тулыландырып сөйли. Сугыш башлангач колхозның бөтен икмәген фронт өчен дип хөкүмәт амбарларына тапшырганнар. Яз чәчәр өчен чәчүлек орлык та калдырырга ярамаган. Моны эшләгән җитәкчеләр хөкемгә тартылганнар. Ачлыктан котылу өчен кырларда игеннәр урып беткәч коелган башакларны җыйганнар. Бу эшне бик саклык белән генә башкарганнар, чөнки берәр җитәкче күрсә, җыйган башакларны тартып алып, колхозга биргәннәр. Башаклар җыю киләсе елның яз айларында да дәвам ителгән. Монда тагы да катырак тыерга тырышканнар. Чөнки кар астында кыш буе яткан икмәк күгәргән була, аны ашарга ярамый. Бу ризык дип, аны ашап үлүчеләр дә булгалый. Авылның тирә-ягындагы, кырлардагы, бакчалардагы алабута орлыгын арыш-бодай белән бергә кушып, тегермәндә он ясап, ипи салып гаиләләрне тукландырганнар.

“Яз җитү белән, җирләр кардан арына башлагач, без — малайлар — яңа үсеп чыга башлаган, ашарга яраклы үләннәрне ашарга тотына идек. Беренчеләрдән, кыр суганын, ул ике төрле була: ачы һәм төче. Юа дип тә атала, сарымсакны хәтерләтә. Кыр суганы беткәч, кузгалак чыга башлый, аннан какы, балтырган, кыр кишерен төеп, он ясап, коймак та пешерәләр иде. Җәйләр белән бергә җиләк-җимеш, игеннәр өлгерә башлый. Шулай тукланып үтте безнең балачак чоры.

1954 елларда салым (налог) беткәч (аның күләме 110 кг бәрәңге, 40 кг ит, 110 йомырка, сарык йоны, эреткән сыер мае иде), халык әкренләп хәл ала башлады. 1965 -1966 елларда беренче булып механизаторларга акча түләнә башлый, аннан сыер савучыларга да. Эш хакы, ирекле сату мөмкинлеге бирелә. Халык үзенең көнкүреш шартларын яхшырта.

Мин 1960 елның ноябрьендә армиядән кайтканда Иске Ярмәкнең мәктәп урнашкан урамында 2-3 өйнең генә башлары калай белән ябылган иде, калганнары салам башлы иделәр. Ә хәзер безнең Иске Ярмәгебез иң матур авылларның берсе, дип язсам да ялгышмам”, - дип тәмамлый киләчәк буынга хатын Наил абый Рәфыйков.

Башкаларның әтиләре исән кайтканда, ятим калган балаларның йөрәкләре сыкрангандыр, күзләренә яшьләр килгәндер. “Их минем әтием дә исән булсын иде!”- дип елаган чаклары аз булмагандыр. Ләкин алар кайгыларга бирешмәгәннәр. Рәхмәт аларга барысы өчен дә! “Без әтисез”, — дип елап утырып булмый, тормыш дәвам итә.

Инде сез дә олыгайдыгыз,
Сугыш чоры балалары.
Бездән өлкән ветераннар -
Ак әбиләр, ак бабайлар.
Саф көмештәй саф алар,
Күпне күргән ветераннар.
Ак тауга тиң горур башлар,
Эчтән, тыштан асыл затлар.
Сез әтисез үстегез тилмерешеп,
Ачыкканда ашау пешмәде.
Сез өй тулы бала үстегез,
Аркагыздан биштәр төшмәде.

“Әтиләребез фронтта, өйдә ашарга юк, тормышлар авыр. Өйләр салкын, ягарга утын юк, әтиләребез әзерләгәннәрне ягып бетергәч, салам, кара әрем, тал ташып яктык. “Уф, Алла арбасын” күп тартык”, — дип яза Гомәр абый Гайсин. “Без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын,”- дип теләкләрен дә тели ул.

Ул елларда балалар кырда сукалаганнар, урак урганнар. Үзләре хәлсез булсалар да, әниләренә булышканнар. “Шуңа да берәр ризыкның әрәм-шәрәм булып аунап йөргәнен күрсәк, күзләргә яшьләр килә. И-их, теге чакларда күпме хыялландык без бу ризыклар турында”, — ди алар.

Сугыш… Күпме сагыш, кайгы, күз яшьләре алып килдең син! Син халыкның бәхетен урлап, рухын сындырырга, юк итәргә, колга әйләндерергә, кешеләрне тезләндереп, алар өстеннән явызларча хакимлек итәргә теләгәнсеңдер. Ләкин бер хакыйкатьне син аңламагансың. Безнең авылыбызның, илебезнең горурланып сөйләрлек, курку белмәс, җиңелмәс батыр уллары, кызлары, шундый батыр йөрәкле балалар үстергән аналары бар. Безнең илебез зур сынаулар, авыр юллар, чиксез күп югалтулар белән Җиңү таңын каршылады. Җиңү исәпсез-хисапсыз корбаннар барәбәренә яуланды.

72 нче Җиңү язын каршыларга җыенабыз. Тагы күп дистә еллар үтәр. Буын арты буын алмашыр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр. Илләребез имин, күкләребез һәрчак аяз булсын!.. Кабат сугыш афәтләрен күрергә язмасын!

Социаль реабилитация бүлеге хезмәткәре Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1536

2 комментариев

  1. молодец иркэм. Дорес, матур итеп язгансын. Унышлар телим сина авылдашларга кушылып

  2. Рэхмэт Голисэ! Зур йорэкле хэм кин кунелле кеше син! унышлар сина!