Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучыларын һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артистларын якын дуслар дип әйтсәң дә буладыр. Шәһәребезгә гастрольгә килгән саен, камаллылар бу мәктәптә булмыйча китмиләр.
Быел укучылар белән очрашуга театрның директоры Илфир Якупов һәм артистлар Раил Шәмсуаров, Алмаз Гәрәев, Ришат Әхмәдуллин, Илнур Закиров, Алмаз Шәрибҗанов һәм Ирек Кашапов килгән иделәр.
Иң элек алар башлангыч сыйныф укучылары белән аралаштылар. Балалар камаллыларны мәктәп гимнын җырлап каршы алдылар. Мондый сәламләү белән рухланган артистлар да бурычлы калмаска булдылар, һәм Раил Шәмсуаров “Кара урман” җырын сузып җибәрде. Аның моңлы тавышы укытучыларның да, сабыйларның да күңелләренә үтеп кереп, иң нечкә хисләренә кагылгандыр, мөгаен. Артистлар шунда ук балаларны мондый тирән уйлардан арындырырга тырыштылар. Илнур Закиров балаларга актерлык буенча мастер-класс күрсәтте. Ул әле песи, әле эт булып кыланды, маймыл сыман сикергәләнде, ташбакача йөреп күрсәтте, ә зирәк балалар, көлешә-көлешә, ул гәүдәләндергән хайваннарны атап бардылар.
Очрашу ахырында Илфир Якупов яктылыклыларга Камал театры турында матур, зәвыклы итеп эшләнгән китап бүләк итте. Балалар да яраткан артистларын бүләксез җибәрмәделәр.
Өлкән сыйныф укучылары белән очрашу да кызыклы узды. Камаллылар үзләре белән кыскача таныштырганнан соң, балаларның сорауларына җавап бирделәр. “Актерлык сәләте сездә тумыштанмы әллә моңа уку йортында өйрәтәләрме? Сәхнәдә уйнау — балачак хыялыгыз идеме?” кебек сорауларны аеруча 11нче сыйныф укучысы Ильяс Бирюков яудырды.
Камаллыларның барысы да балачактан артист булырга хыялланмаган икән. Мәсәлән, Алмаз Гәрәев — химик, ә Илнур Закиров агроном булырга теләгән. Соңгысы хәтта авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, аннан соң гына, икенче югары белем алырга теләп, Фәрит Бикчәнтәевның актерлар осталыгы курсларына килгән. Егетләрнең барысы да бу талантлы режиссерның укучылары. “Сәләт — сәләт белән, ә укырга, һичшиксез, кирәк!” — дип сөйләделәр алар үзләре турында.
Опера театрындагы кебек һәр артистка беркетелгән аерым роль дә юк икән, “Бүген мин — ялчы, ә иртәгә хан ролен башкара алам”, — диде Ирек Кашапов.
“Бер спектакльне сәхнәгә куяр өчен күпме вакыт кирәк?” - дигән сорауга Илфир әфәнде: “Нәкъ бала туган кебек — 9 ай”, — диде һәм эшнең һәр этабы турында балаларга бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Безнең шәһәргә камаллыларның инде 8нче тапкыр килүләре икән. Ә самаралылар арасында татар театрын сөючеләр елдан-ел арта бара.
- Оренбургта, мәсәлән, киресенчә — татар мәдәнияте белән кызыксынучылар саны азая бара. Ә Самарага үткән елларда ике спектакль алып килсәк, быел дүрт әсәр тәкъдим иттек. Аның өчесе Драма театрының зур сәхнәсендә, ә Туфан Миңнуллинның “Агыла да болыт агыла” әсәре буенча куелганы кече сәхнәдә үтте. Самаралылар белән без интернет аша да аралашып торабыз, — диде җитәкче.
“Яктылык”ның татар теле укытучысы Нурзидә Фәйзуллина да камаллылар белән гел тыгыз элемтәдә булуларын белдерде.
- Күбегез театрдан тыш сериалларда да уйный. Бу фильмнарны караганда якын танышларыбызны күргәндәй булабыз. Сезнең уңышларга куанабыз, геройларыгызның язмышы өчен борчылабыз.
Мәктәбебезгә килеп, укучыларыбыз белән аралашу өчен вакыт тапканыгызга да зур рәхмәт. Театр эстетик һәм әхлакый тәрбия бирүдә зур роль уйный, ә артистларны зәңгәр экран аша гына күреп түгел, үзләре белән күзгә-күз аралашу да балаларга файда бирә, — дип укучылар һәм укытучылар исеменнән рәхмәтләрен әйтте ул.
Алия АРСЛАНОВА.
Автор фотосурәте.
Просмотров: 1101