Татарстанның Галиәсгар Камал исемендәге академия театры артистлары самаралыларга яшь драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниевнең “Көтәм сине” спектаклен күрсәттеләр. Ул сәхнәгә 2016 елда мелодрама жанрында куелган.
…Пәрдә ачылганда сәхнәдә беркем дә юк. Ләкин сәхнә бизәлеше буенча моның хастаханә булуын аңлыйсың. Арткы пландагы ике зур түгәрәк ишектән дүрт хатын-кызның үз караватларын тәгәрәтеп килүе күренә. Акрынлап сәхнә яктыра, авырулар берәм-берәм уяна башлый… Ләкин аларга торып утырырга уңайсыз, чөнки һәрберсенең баш өстендә аквариумга охшаш үтәкүренмәле савыт эленгән. Эчендә су, ә су өстендә бала уенчыклары чайкала.
Бу хатыннар хастаханәгә корсактагы балаларын саклап калу өчен яткырылган икән. Кыңгырау кебек көмеш тавышлы, гел көлеп, палатадашларына сарылып, шаярып, һәр гамәлне ислам дине кануннарыннан чыгып аңлата белүче Саҗидә (Ләйсән Фәйзуллина), тәкәббер кыяфәтле, килгән һәр кешедән тәмәке сорап йөрүче фәхишә Зәлидә (Гөлчәчәк Гайфетдинова), токсикоздан интегүче өченче балага йөкле мишәр хатыны Зәйнәп (Алсу Каюмова), нечкә күңелле шагыйрә Әминә (Гөлчәчәк Хамәдинурова) һәм коридорда кеше сүзен тыңлап ятучы Әдилә (Айгөл Миңнуллина) тормыш хәлләрен сөйләп озын көннәрне уздыралар.
Әлбәттә, алар янына ирләре дә килеп йөри. Әминәнең ире — автомойкада эшләүче философ Аяз (Эмиль Талипов), хатыны чыкканны көтеп утырган арада егетләргә үз-үзен үтерү теләге булуы турында сөйли. Ул шул кадәр тәмләп сөйли ки, хәтта тамашачыда “Нишләп йөри ул монда? Уйлары шундый булгач, ник ул туачак баласын кайгырта? Әминәсенә хыянәт итүенә карамастан, аның белән бергә булырга тели?” — дигән сораулар туа. Ләкин автор бу теманы куертмый, киресенчә, спектакль дәвамында Аяз үзен яратучан һәм кайгыртучан ир итеп күрсәтә. Тамашачыга аның бу сөйләнүләрен философия өлкәсендәге эзләнүләре дип кабул итәргә генә кала.
Зәйнәпнең ире Ирхан (Фәнис Сафин), киресенчә, бик тормышчан тип. Хатыны Зәйнәп белән икесе дә безнең Мәчәләй авылыннан диярсең. Матур итеп цыкылдатып өйдәге хәлләр һәм ашарга нәрсә алып килү турында гына сөйләшәләр. Алар югары хисләр, философия, шигърият кебек артыклыклардан ерак булса да, тамашачы бу парны үз итеп, яратып кабул итә. Бер-берсенә таянып, җиргә ныклап береккән көчле рухлы гади кешеләр, чыннан да, зур симпатия уята.
Ә гаджетында казынып утыручы “ботаник” Кәрим (Артур Шәйдуллин) Зәлидә баласының атасы булып чыкты. Бу фәхишәне аңа дуслары туган көненә бүләк иткәннәр икән. Сөю-сөелү тәҗрибәсе булмаган егет тоткан да, гашыйк булган. Зәлидә дә фәхишәлектән туйган, күрәсең. Кәрим кебек саф күңелле, ләкин ихтыярсыз егеткә бала табып, дөнья тоткасына ябышып яшәргә җыена. Тик гөнаһка баткан бу хатынга үткәннәреннән аерылуы кыен булачак. Зәлидә янына килеп йөрүче икенче берәү, аның сутенеры Камил (Ришат Әхмәдуллин), баштан мөлаем булып күренсә дә, бераздан аның шакшы акча колы булуына төшенәсең. Аңа хатынның ана булырга җыенуы акча эшләргә комачаулый гына. Ул баланы төшертергә, “клиент” янына “эшкә” барырга куша. Һәм хатын бара да. Тик аннан кайткач, ул соңгы бурычын түләве һәм башкача бу юлга басмаячагы турында кистереп әйтә.
Коридорда Зәлидә белән Камилнең сөйләшүен тыңлап яткан Әдилә палатага кереп башкаларга да Зәлидәнең кем булуы, Камил белән кайда югалып торуы турында авыз суларын чәчрәтеп сөйләргә тотына. Гомумән, ул бөтен нәрсәдән дә начарлык кына эзли. Үзе донор ана буларак, сәер юл белән үз баласын тәрбияләү өчен акча эшләргә җыенуына карамастан, күбрәк башкаларны гаепли. “Яхшы булды әле, бер хатынның баласы төште дә, мине аның урынына яткырдылар”, — дип сөйли телефоннан. Шуңа да палатадагылар аны өнәп бетермиләр һәм икенче бүлмәгә күчеп ятуына бик шатланалар. Автор да Әдилә кебек хатыннарны турыга гаепләмәсә дә, безнең өчен ят күренеш дип, читтәрәк торуын тели кебек.
Ә мишәр хатыны Зәйнәп мондагы галәмәт хәлләрне: “Йа, Хода, минем токсикоз чүп кенә икән!” — дип бәяли һәм палатадашларына арты белән борылып ята. Ахырда ул: “Ни булса да, илгә балалар кирәк. Табарга, кызлар, барысын да табарга”, — дигән сүзләр белән бала табуның зур сәяси эш булуына басым ясый.
Ләкин иманлы, сәламәт, көчле рухлы бала тусын өчен, ата-ана да лаеклы кешеләр булырга тиеш. Алайса, ник Аллаһыга чын күңеленнән ышанучы, рухи яктан да, физик яктан да сәламәт булган Саҗидәнең, нәфис күңелле шагыйрә Әминәнең балалары төшә? Ә бәлки ирләренең гөнаһы бардыр?
Әминәгә операция ясалуы турында ишеткән Аяз баласына дип алып килгән кыңгырауны баш очындагы аквариумга ташлый. Димәк, анда йөзеп йөрүче кыңгырауларны дөньяга тумыйча калган балалар дип аңларга була?! Инде менә икенче баласын югалтуы турында ныклап уйланган Аяз яшүсмер чагында күгәрчен баласын атып үтерүен исенә төшерә. Башка шаян малайларга ияреп эшләнгән бу ваемсызлыгы өчен Ходайдан җәза аласын ул гомере буе көтеп яшәгән икән. Ләкин тормышны ак кәгазьдән башлый алмыйсың. Үкенүләрен, тәүбәләрен Ходай Тәгалә кабул итсә, бәлки балалары булыр әле, дип өметләнә герой һәм тамашачы. Әминәсе хыянәтне кичерә алса, әлбәттә…
Ә менә Саҗидәнең баласы ник төшкән, анысы билгесез. Хатынын алырга килгән ирне дә тамашачы күрми, һәм кем икәнен дә белми.
Спектакльнең башыннан ахырына кадәр хатын-кызлар палатасына кереп-чыгып, җиңел кулы белән укол ясап, юатып, өмет өстәп йөрүче инвалид егетнең дә язмышы кызыгырлык түгел. Ул локаль сугышларның берсендә танк астына калып тапталган һәм бу хастаханәдә чираттагы операциясен көтеп ята. Нәкъ менә бу кешедә рух көче зур. Сугыш әчесе, дусларын югалту кайгысы, тән сызланулары Арысланны (Алмаз Сабирҗанов) тыныч тормыштан ләззәт табып яшәргә өйрәтә. Тышкы кыяфәте күрексез булуына карамастан, аның кешелеклелек сыйфатлары шәфкать туташының йөрәген яулап ала, шушы хастаханәдә ул беренче мәртәбә хатын-кызны үбә. Ахырда Арыслан теге ике түгәрәк ишекләрнең берсенә кереп югала. Сәхнә бизәлешен уйлап тапкан рәссам Геннадий Скоморохов бу ике тишекнең берсе дөньяга керү юлы булса, икенчесе дөньядан китү урыны, дип уйлап эшләгән, күрәсең. Димәк, соңгы операциясе уңышсыз булып, Арысланның да нәсел җебе өзелгән.
Бу спектакльгә Эльмир Низамов язган музыка, Рәзидә Гобәеваның үтә нәфис шигырьләре, “Көтәм сине” җырын башкарган Эльмира Кәлимуллинаның моңлы тавышы — барысы да дөнья философиясе, туачак балаларыбызның киләчәге, намусы, кешелеклелеге турында уйлануларга этәрә.
Хәер, бу спектакльне һәркем үзенчә аңлыйдыр. Кемнәрдер аны тәнкыйтьли дә оныта, ә икенчеләре, кайчандыр балаларын югалткан кешеләр, төзәлмәс яраларын кузгаткан бу спектакльдән соң ялгышлары турында уйланып, үзеннән — хата, тормыштан гаеп эзләвен дәвам итә… Аквариумда йөзеп йөрүче уенчыклар санына караганда, андыйлар да байтак…
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Просмотров: 1226