Сугышта хәбәрсез югалганнар турында мәгълүматны нинди сайтлардан табып була (ИСЕМЛЕК)

news_18734Бөек Җиңүнең быел 72нче язын каршылыйбыз. Бу – уртача алганда бер кеше гомере дигән сүз. Сугыш беткәч туган бала инде сигезенче дистәсен ваклый. Яу кырыннан исән-имин кайткан ветераннар сафы да сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. 72 ел вакыт узса да, әле һаман ирен яки әтисен көтеп яшәүчеләр бар.

Юк, инде алар исәнлегенә өметләнми дә. Һичьюгы газизләренең кайда, кайчан һәлак булуын, кайда җирләнүен белергә тели.

Соңгы елларда район үзәкләрендә генә түгел, авылларда да Мемориллар, һәйкәлләр калкып чыкты. Анда илгә Җиңү алып килгән батырларның исемнәре язылган. Тик яу кырында башын салган меңләгән гомер турында бүгенгә кадәр билгесез. Алар хәбәрсез югалганнар дип йөртелә.

Фронтта һәлак булучыларның гаиләләренә айлык пособие түләнгән,  ташламалар каралган. Ә хәбәрсез югалучыларның гаиләсе болардан мәхрүм. Сугыш ахырына андыйларның саны 5 миллионнан 9 миллионга кадәр җиткән. Дөрес булса, һәлак булган батырның туган ягына әйләнеп кайткан шәхси әйберләре махсус юк ителгән дип тә сөйлиләр. Пособие түләмәс өчен…

Инде бу еллардан бирле шактый сулар аккан. Бәлки, Intertat.ru укучылары арасында әтисе яки бабасы турында төгәл мәгълүмат алырга теләүчеләр бардыр.

Сугыш кайтавазы, батырларның үткән юлы, кайда һәлак булуы яки җирләнүе турында төрле сайтлардан карап белергә мөмкин.

Эзләү сайтлары

www.podvignaroda.ru – “Подвиги народа” – электрон документлар банкы. Анда сугыш чорында бүләкләнгән солдатлар һәм аларның күкрәк билгеләре турында мәгълүмат тупланган.

www.obd-memorial.ru “Мемориал” -  әлеге сайтта сугыш еллары һәм аннан соңгы чорда һәлак булган яки хәбәрсез югалган ил сакчылары турында мәгълүмат бар.

www.pamyat-naroda.ru  “Память народа” — Геройның җирләнү урынын табарга ярдәм итә, хезмәт юлы турында сөйли.

www.rkka.ru “Рабоче-Крестьянская Красная Армия” сайтында 1921-1931 елларда “Кызыл Байрак” ордены белән бүләкләнүчеләр турында мәгълүмат табарга була.

www.moypolk.ru “Мой полк” сайты аша солдатлар тормышы турында гына түгел, тыл хезмәтчәннәре турында да белергә мөмкин. 

www.dokst.ru сайтында немец пленында гомере өзелүчеләр турында мәгълүматлар тупланган.

www.polk.ru “Забытый полк” сайтында XX гасыр сугышларында хәбәрсез югалган совет һәм Россия солдатлары турында мәгълүмат җыелган.

www.pomnite-nas.ru  “Помните нас” — әлеге сайтта хәрби каберләр турында мәгълүматлар бар. Шунда ук аларның фотоларын карарга, бәяләмәләрен укырга да мөмкин.

www.rf-poisk.ru - Россия Эзләү хәрәкәтенең рәсми сайты.

Хәрбиләр язмышы белән soldat.ru һәм  rkka.ru сайтларыннан танышырга мөмкин.

Тарих

Сугыш вакытындагы иске газеталарны oldgazette.ru сайтыннан укырга була. Ә сугышчан операцияләр турындагы тәфсилле истәлекләр белән  www.rkka.ru сайтыннан таныша аласыз. Монда шулай ук хәрби карталар, сугыш планы, сугышның этаплары да күрсәтелгән.

Шулай ук солдатлар турында мәгълүматлар башка хәрби архивларда да тупланган. Болар Федераль  архив агентлыгы (www.archives.ru), Россия архивы (www.rusarchives.ru), Эчке эшләр министрлыгы архивы (archive.mil.ru), Россия дәүләт хәрби архивы  (rgvarchive.ru), Россия дәүләт иҗтимагый-сәяси архив  (rgaspi.org).

Федераль һәм регионара архивларны әлеге сайт аша табарга мөмкин:  victory.rusarchives.ru

Интертат.ру

Просмотров: 1021

Комментирование запрещено