Тобольскида «Сүзге-тора» I Халыкара себер татарлары һәм төрки халыклар фестивале узачак

афиша СУЗГЕ-ТОРАТөмән өлкәсенең Тобольск шәһәрендә беренче тапкыр “Сүзге-тора” I Халыкара себер татарлары һәм Евразия киңлегендәге төп халыкларның тарихи-мәдәни мирас фестиваль-бәйгесе узачак.

19-20 майда үтәчәк фестиваль Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Тобольск шәһәре хакимияте ярдәмендә Төмән өлкәсенең “Мирас” төбәк татар иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырыла.

“Мирас” оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова хәбәр иткәнчә, фестивальгә Алтай, Хакасия, Иркутск, Кемерово, Новосибирск өлкәләреннән, Екатеринбург, Уфа, Казан, Томск, Омск, Төмән шәһәрләреннән, шулай ук Казахстан, Үзбәкстан, Төркиядән төрки милләт вәкилләре катнашырга теләк белдергән. 

Фестивальнең беренче көнендә түгәрәк өстәл көтелә. “Себер татарлары һәм Евразия киңлегендәге төп халыкларның тарихи-мәдәни мирасы: үткәннәр һәм бүгенге” темасына багышланган фикер алышу Тобольск шәһәр Думасы бинасында узачак. 

Икенче көнне, 20 майда шәһәрнең “Сүзге” комплексында “Вокал”, “Милли уен кораллары”, “Хореография”, “Сәнгатьле сөйләм”, “Декоратив-гамәли сәнгать”, “Иң яхшы милли йорт күренеше”, “Иң яхшы милли аш-су” кебек номинацияләрдә фестиваль-бәйге программасы тәкъдим ителәчәк. Катнашучылар өч яшь категориясендә – 16 яшькәчә, 17-30 яшьлекләр һәм 31 яшьтән өлкәнрәкләр арасында аерым бәяләнәчәк.

афиша СУЗГЕ-ТОРАЛуиза Шәмсетдинова сөйләгәнчә, шул ук көнне Тобольскиның Сүзге тау урынында төзеләчәк тарихи-этнографик комплекс урынында истәлек билгесенә нигез ташы салу чарасы да планлаштырылган. Сүзге – Себер ханлыгы башлыгы Күчем ханның (1563-1598) яраткан хатыны булган, дип риваятьләрдә калган. Аның чибәрлеге, кыюлыгы, мәрхәмәтлелеге шигырьләрдә сөйләнгән, җырларда җырланган. Себер ханлыгының башкаласы булган Искер шәһәре янында Күчем хан Сүзгегә шәһәрчек төзегән. Ул урынны бүген “Сүзге-тора” дип атап йөртәләр.

«Татар-информ».


МӘГЪЛҮМАТ:

Конференция Историческая судьба Искера — 2017

Круглый стол «Историко-культурное наследие сибирских татар и коренных народов евразийского пространства истоки и современность»

Положение фестиваля Искер-җыен-2017

ПРОГРАММА

Просмотров: 1057

Комментирование запрещено