«Авыл кешеләре картая, ә авыл матурая бара»

iМәшһүр Тукаебыз булган Мәчәләй мәңге яшәсен иде

Яныңда кеше булу бик мөһим. Картлар янына кергәндә һәрвакыт дулкынланасың. Күз алдына ниләр генә килми. Кергәч, үзеңнең күңелеңне йомшартырлык нәрсәләр күрәсең. Мөлаемлык. Кулында дисбесе. Янында таягы. Күзләрендә яшь бөртекләре. Җәелеп сөйләшә башлыйсың. Нәрсәләргә мохтаҗлыгын сорашасың.

Ә ул: «Балакаем, мин ачта, ялангач та, мохтаҗ да түгел. Мин кешегә мохтаҗ, кешегә! Кеше юк бит сөйләшеп утырырга, кеше! Сине миңа Аллаһы Тәгалә җибәргән инде. Син гел килеп торырсыңмы миңа? Яхшы. Бик яхшы!»

Менә шулай башланып китә картлар белән танышып китүләр. Карт кешенең күңеле китек була. Нервалары да какшап киткәннәре бар. Кемгәдер үпкә тота. Кемнедер ачулана. Кем турында булса да гайбәтен дә сөйләп ташлар. Шуңа күрә үзеңә психолог та булырга кирәк әле.

Мин хөкүмәтебезгә рәхмәтләр әйтәсем килә. Аллаһыга шөкер, әби-бабайларны карау турында карар чыгарганы өчен. Бик күп олылар үз-үзләрен карый алмаслык хәлдә калдылар. Үзләрен кирәксез итеп хис итәләр. Яраксызлыкларын аңлап яшиләр. Бу бик авыр тойгы. Шунысы йөрәкләрне сызлата. Күбесенең балалары бар. Тик алар читтә. Читләрдән акча җибәреп тору гына җитми карт кешегә! Картларга әле күңел җылысы да, кул җылысы да кирәк бит.

Сызлаган аякларыңны балаңның кулыннан ышкытасы килә. Кайнар башларыңны балаңның кулыннан тоттырасы килә.Яныңда кеше булуны сизү — үзе бер дәва бит ул.

Авылыбыздагы 113 олы кешегә 17 кеше ярдәм күрсәтә. Шул 17 кешенең җитәкчесе — Галимҗан кызы Галимә Иваева. Картларны кимсетергә, йә начар мөнәсәбәттә булырга һич тә юл куймый. Эшләрен тикшереп кенә тора. Кирәкле ярдәм күрсәтә.Үзе дә кайнана белән торганга күрә,олылырның холкын аңлый. Менә алар 17 киң күңелле фәрештәләребездәй уңганнарыбыз: Наил Максутов, Әлфия Шабаева, Гөлсинә Шабаева, Гөлсинә Касыймова, Җәмилә Сөләйманова, Әнисә Иваева, Алия Иваева, Нурсинә Курмаева, Нурия Максутова, Җәүһәр Субеева, Наҗия Сапукова, Гөлфия Садыкова, С. Рычинова, Әминә Курмаева, Э. Кутелькина, Т. Кабачко.

Безнең Мәчәләй авылы бик зур авыл. Ә эш юк. Балалар шәһәрләргә таралып бетте. Карт-коры, әби-бабайлар утрауда калгандай калдылар. Башка сыймаслык хәл. Авыл кешеләре картая, ә авыл матурая бара. Мәчәләйдә бер генә сәләмә йорт та юк. Узыша-узыша, ярыша-ярыша берсеннән-берсе матур ташпулатлар салалар. Әби-бабайларга бөтен уңайлыкларын булдырдылар. Шәһәрдәгедәй өйдә ванна, җылы бәдрәф, газы-суы.

Күрәсең, картайгач яшьләр авылга кайтырга исәп тоталар. Бу да матур өметләр уята. Димәк, татар авылы яшәячәк, Аллаһы теләсә! Мәшһүр Тукаебыз булган Мәчәләй мәңге яшәсен иде. Самар өлкәсендә бердәнбер Тукай булган, дүрт мәсҗидле авыл чәчәк атарга тиеш. Тикмәгә генә Тукай килмәгән бит инде. Бу да Аллаһы Тәгаләнең бүләге дип санарга кирәк!
 

Сәгыйдә СУБЕЕВА.

Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.

«Сәлам» газетасы.

 

Просмотров: 1348

Комментирование запрещено