Шигырь язам

i3Илһам килсә минем күңелемә,
Төннәр буе язам шигырьләр.
Матурлыгын күреп табигатьнең
Пакьләнсеннәр, диеп, күңелләр.

Җилләр искән чакта шигырь язам,
Очар, диеп, җилгә сагышым.
Язмышлардан узып булмас инде,
Бусы тагын тәүге ялгышым.

Шигырь язам кош сайраган чакта,
Сызылып аткан алсу таңнарда.
Сөю гөлләренең бөреләре
Чәчәк атсын, диеп, җаннарда.

Күңелләрем тулган чакта язам,
Юатырга моңлы җанымны.
Каләм тоткан килеш кулларыма
Аттырам мин кайчак таңымны.

Шигырь язам яңгыр яуган чакта,
Юар, диеп, яңгыр яшьләрем.
Сабырлыклар сорап Бер Ходайдан,
Игелекләр чәчеп яшәрмен.

Гөлсинур ГАФУРОВА-РӘХМӘТУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1039

Комментирование запрещено