Иске Ярмәкнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә авылыбызның 280 еллыгына багышланган төрле мәдәни чаралар үткәрелеп тора. 5 июльдә без алтын туйларын билгеләүче ике үрнәк гаиләне — Ибраһимовларны һәм Гәрәевләрне — чакырып кунак иттек.
Ибраһимовларның йорты Сок елгасының яр буена урнашкан, ул ерактан ук күренеп, яран гөлләре тулы тәрәз төпләре белән тирә-юньгә ямь биреп балкып тора. Нинди генә чакта ишекләрен шакысаң да, һәрчак ачык йөз, мул табын белән каршы алалар Дәмин абый һәм Люция апай гаиләсендә. Туганмы ул, дусмы яки очраклы рәвештә кергән чит-ят кешеме, биредә һәркем — хөрмәтле кунак.
Төпле фикерле Дәмин абыебыз, моңлы сандугачыбыз Люция апабыз тырыш хезмәтләре, зур сабырлык белән бар иткән тормышларының бүген бәрәкәтен тоеп, балалар, оныклар ихтирамында, кода-кодагыйлар, туган-тумачалар белән аралашып, сокланырлык матур тормышта яшиләр.
Әти-әни тигезлегендә үсеп, кечкенәдән кадер-хөрмәтнең асылын аңлап буй җиткән Ирек, Ришат, Илшат та нәкъ Люция апа һәм Дәмин абый шикелле үк матур гаиләләр кордылар. Ришат белән Илшаты авылда төпләнсәләр, Ирек гаиләсе белән Себердә яши. Һәрберсе үзләре яраткан һөнәрләрен сайлап, хезмәтләреннән тәм табып эшлиләр. Киленнәре Наилә, Гөлшан, Рамилә дә үзләренә охшаган. Ачык йөзле, тырыш һәм кунакчыллар.
Ирексездән Дилә Нигъмәтуллина башкаруында «Килен белән кайнана» җыры искә төшә:
«Гаиләләр гөрләшеп яши,
Барлык эшләр җайлана,
Яшәсәләр гел дус булып
Килен белән кайнана».
Авылыбызның уртасында урнашкан Гәрәевләр йорты да үзенең пөхтәлеге, матурлыгы, затлылыгы белән аерылып тора. Капкаларын ачып җибәрүгә биредәге тәртипкә сокланасың. Йорт хуҗасы Нәгыймулла абый хезмәт сөючәнлеге белән чын ир-атның өлгесе булса, Зәлифә апабызның йөзендәге мөлаемлык, ягымлы тавышы — татар хатынының гүзәл үрнәге. Алар һәрвакыт ярдәмгә әзер, мәчеттә үткән төрле чараларда да актив катнашып, “Хезмәт кешене бизи”, дигән әйтемне дәлилләп торалар. Бер-берсен ярты сүздән аңлап, берсе сөйләгәндә икенчесе хуплап торулары да тормыш арбасын тартканда җиңеллек биргәндер аларга. Гомер узып, олыгая барган саен, аларның мәхәббәтләре кимемәгән, киресенчә тагын да арткан.
Юбилярларыбызны Гали Каюмов, Юлия Шәйдуллина, Рәмзия Әбдерәхимова, биюләр белән Айгөл Галиуллина, Бадия Мусина тәбрикләделәр, Оркия Галимуллина, Розалия Каюмова, Зәмзәмия Вафина җырлы бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук юбилярларның балалары, туганнары да үзләренең котлауларын җиткерделәр.
Кичә Айсылу Сәгыйрова әзерләгән бәйрәм табыны артында дәвам итте. Оештыручылырга рәхмәтләрен белдереп, авыл Сабантуенда да күңелле очрашулар насыйп булсын, дигән теләктә калып, авылдашларыбыз таралышты.
Социаль реабилитация бүлеге хезмәткәре Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1184