Похвистнево районының Гали авылында “Милли гаилә — ил байлыгы” дип аталган фестиваль узды. Бу чара Самара өлкәсе хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан дүртенче тапкыр үткәрелә.
Быелгы фестивальгә кунаклар Кләүле, Камышлы, Исаклы, Кинель-Черкасс һәм Похвистнево районнарыннан җыелды. Аларны “Самара өлкәсе хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасы рәисе Анна Васильева, Похвистнево районы башлыгы Юрий Рябов сәламләделәр һәм бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Соңгылары чынлап та сынатмады. Рус, татар, чуваш, мордва, немец милләтеннән булган алты гаиләнең барысы да лаеклы чыгыш ясап, фестивальне күркәм бәйрәмгә әйләндерделәр. Алар тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына үз гаиләләре турында сөйләделәр, сәхнә осталыкларын күрсәттеләр. Балаларда милли әдәбиятка карата кызыксыну уятуга юнәлтелгән «Ана теле» һәм «Гаилә белән укыйбыз» бәйгеләре аеруча кызыклы үтте.
Бергартлар гаиләсе (Похвистнево районы) тамашачыларны немец халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Лилия ханым Бергарт – Похвистневода гына түгел, бөтен өлкәгә танылган кул остасы. Ул агачтан төрле уенчыклар, йорт кирәк-яраклары ясый, кызларын, оныкларын да үз шөгыленә өйрәтә. Кул эшләре күргәзмәсендәге, аның үз куллары белән ясаган милли курчакларын күреп сокланмаган кеше калмагандыр, мөгаен.
Кләүле районыннан килгән Александр һәм Наталья Алексеевлар да гаиләләре турында кызыклы презентация әзерләгәннәр иде. Алар чуваш йолалары, хатын-кыз киеме элементлары турында да мавыктыргыч итеп сөйләделәр.
Татар гаиләсе дә алардан калышмады. Камышлы районының Балыклы авылында яшәүче Рәшит һәм Илсөяр Фәрдиевлар нәселләрендә 200 елга якын сакланган Коръән китабын һәм хатын-кыз киемен (Фәрдиевләр сүзләренчә аңа 100 ел) тәкъдим итеп, жюри әгъзаларын таң калдырдылар.
Беренче урын Похвистнево районының Ахрат авылыннан килгән Николай һәм Людмила Макаровлар гаиләсенә бирелде. Алар кызлары Ксения һәм уллары Егор белән этнофестивальнең өлкә этабында да катнашачаклар.
Милли киемнәрнең матурлыгы, җыр-биюләрнең үзенчәлеге, дусларча җылы атмосфера бәйрәмне искиткеч матур итте. Ахырда Самара өлкәсе хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Анна Васильева һәм өлкә Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары Светлана Слесарева чарада катнашучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Ә Юрий Рябов, фестивальне югары дәрәҗәдә оештырганы һәм үткәргәне өчен, Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
“Милли гаилә — ил байлыгы” фестиваленең киләсе елда Кинельдә үтәчәге билгеле булды һәм оештыручылар чараның символы — “Бичура” сынын шушы район вәкиленә тапшырдылар.
Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.
КОНТЕКСТ:
В Алькино прошел этнофестиваль «Наше достояние — национальная семья» (ВИДЕО)
Просмотров: 1101