Вафатына ике сәгать кала Хәния Фәрхи «Татар-информ» хәбәрчесе белән сөйләште / За два часа до смерти Хания Фархи пообщалась с корреспондентом «Татар-информа»

Снимок Хәния Фәрхи соңгы интервьюсын «Татар-информ»га бирде

27 июльдә 12.14 минутта, вафатына ике сәгать кала, Хәния Фәрхи «Татар-информ» хәбәрчесе белән сөйләште.

Башкортстанның иң уңышлы хатын-кызлары исемлегенә керүен Хәния Фәрхигә шушы сөйләшүләрнең берсе вакытында әйттек. Ул моңа бик куанды, «гастрольләрдә йөреп, дөнья хәбәрләрен белми дә йөрим», — диде ул.

Шунда ук борчулары белән дә уртаклашты. «Мәскәүдәге апам сукырайды, янына барасым бар», — диде ул. Шулай ук башка якын кешеләренең дә сәламәтлек белән проблемалары булуын әйтте. «Әллә мин картаям, әллә аларның сәламәтлекләре начарайды, бөтенесенең дә я теге, я бу борчуы бар», — диде ул.

Былтыр аның Мәскәүдә яшәүче туганнан туган энесе вафат була. (Профессиясе буенча — хәрби кеше). Быел март аенда тагын бер туганнан туганы үлә. Җырчының якыннары туганнарының үлемен Хәния Фәрхи бик авыр кичерде дип сөйлиләр.

Хәния Фәрхи күптән «Татар-информ»га интервью бирергә вәгъдә биргән иде, әмма графигы тыгыз булу сәбәпле, очрашу берничә тапкыр кичектерелде. 

Хәния Фәрхи Башкорстаннан кайткач, интервью бирергә теләге булуын әйткән иде. Шул сәбәпле, очрашу көнен билгеләргә теләп, бүген көндезге 12 дә үзенә шалтыраттым. Башта элемтәгә чыга алмый азапландым. Әле ул шалтырата, әле мин. Соңыннан, үзе шалтыратты һәм һәрвакыттагыча ягымлы тавышы белән эндәшеп, сүз башлады.

— Хәерле көннәр, Башкортстанда идек әле без.

— Хәния апа, кайчан Казанга килергә соң исәп? Сезнең белән әңгәмә корып аласы килгән иде.

 - Их, минем туган ягыма килсәгез иде сез. Монда шундый матур, искиткеч гаҗәеп тәбигать. Сүз белән генә аңлата торган да түгел. Шушындый матур табигать кочагына чыгып утырып сөйләшәсе иде дә бит, вакыт кыса. Алла бирса, бүген озакламый юлга чыгарбыз, дип тора идек. Иртәгә туйга барасы бар. Бу атна мәшәкатьлерәк әле…

— Башкортстанда булгач, бертуганнарыгызның фотосурәтләрен алып килегез әле. Бу әңгәмәне сезнең туганнарга багышлыйсы килгән иде.

— Яхшы, алдан әйтүегез әйбәт булды. Менә янымда Фирүзә утыра. Барлык фотолар да аның кулында. Соңрак Фирүзәнең контактларын җибәрермен, ул да журналист кеше. Аның белән хәбәрләшерсез, — диде җырчы.

Соңгы сүзе итеп Хәния апа үзенең теләкләрен җиткерде:

— Бик бәхетле булыгыз, сеңлем. Балагызны да тигезлектә үстерегез. Бәхетле бала булсын, амин – дип, киләсе атнага өендә күрешергә вәгъдәләшеп саубуллаштык Татарстанның халык артисты Хәния ханым белән.

Юлия НАСЫЙБУЛЛИНА.

intertat.ru

* * *

За два часа до своей смерти народная артистка Татарстана и Башкортостана Хания Фархи пообщалась с корреспондентом ИА «Татар-информ».

Журналист сообщил певице, что она попала в список самых успешных женщин Башкортостана. Певица искренне обрадовалась, добавив, что не знала об этом, так как все время на гастролях.
 
Хания Фархи, рассказав о проблемах со здоровьем, настигших в последнее время ее родственников, отметила: «То ли я сама старею, то ли их здоровье стало хуже, у всех та или иная проблема».
 
В позапрошлом году в Москве умер ее двоюродный брат, военный по профессии. В марте этого года ушел из жизни другой двоюродный брат. Близкие Хании Фархи вспоминают, что певица глубоко переживала кончину родственников.
 
Интервью певицы с журналистом «Татар-информ» должно было состояться давно, но из-за сильной занятости артистки неоднократно откладывалось.
 
Хания Фархи хотела встретиться для интервью после своей поездки в Башкортостан. 27 июля, в 12 дня, корреспондент позвонила ей для назначения точного времени встречи. Сначала долго не могли установить связь – приходилось перезванивать друг другу несколько раз. В итоге певица сама дозвонилась и начала разговор своим неизменно приветливым голосом.
 
Корреспондент попросил артистку привезти фотографии родных братьев и сестер для того чтобы посвятить это интервью семье и родным Хании Фархи. Артистка с удовольствием согласилась и даже хотела отправить контакты сестры Фирузы, которая работает журналистом. В завершение разговора Хания Фархи пожелала корреспонденту «Татар-информа» счастья и растить ребенка в полноценной семье, чтобы он вырос счастливым. Интервью певицы с журналистом по последней договоренности должно было состояться на следующей неделе.
 
Народная артистка Республики Татарстан Хания Фархи скончалась спустя два часа после беседы от остановки сердца.

КОНТЕКСТ:

Скончалась народная артистка Татарстана Хания Фархи /Хәния Фәрхинең КАЙДА һәм КАЙЧАН җирләнәчәге билгеле булды

* * *

Татарский мир прощается с Ханией Фархи

Просмотров: 1672

Комментирование запрещено