Мәңгелеккә китеп барды

фрат абый21 июльдә Самараның Фрун­зе исемендәге заводында адвокат булып эшләгән милләттәшебез, сугыш һәм хезмәт ветераны, “Бердәмлек” газетасының дус­ты һәм фикердәше Фрат Лот­фрахман улы ИХСАНОВ вафат булды.

Фрат Лотфрахман улы 1926 елда Оренбург өлкәсе, Северный районы, Ибрай авылында биш балалы укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Соңрак гаилә Крәжле авылына күченә һәм Фрат шундагы мәктәптә укып белем ала. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 15 яшь кенә була әле. Ләкин аның фашистларга нәфрәте шулкадәр зур була ки, хәтта ул көн саен военкоматка барып, мине сугышка алыгыз, дип йөдәтеп бетерә. Ике ел үтеп, Ихсановка 17 яшь тулгач, аны элемтәче итеп сугышка алалар, һәм ул Бөек Җиңүне Польшада каршы алганчы шул вазифаны башкара.

Сугыштан кайткач, Фрат Грузиядәге чик гаскәрләре училищесын тәмамлый һәм 1961 елга кадәр Төркия, Прибалтика чикләрен саклый, Курил утрауларында хезмәт итә.

Ә Куйбышевка кайткач, ул татар хатынына өйләнә. Ләкин аларның тормышлары барып чыкмый, һәм хөкүмәт биргән ике бүлмәле фатирын хатынына калдырып, үзе эшләгән Металлург заводының тулай торагына күченә. Шунда ул гомерлек тормыш иптәше Татьяна Дмитриевнаны очрата һәм яңа гаилә корып җибәрә, Татьянаның ике кызы өстенә уртак уллары туа.

Соңрак Фрат Лотфрахман улы югары юридик белем алып, Фрунзе заводында адвокат булып, 90нчы елларга кадәр эшли, ә пенсиягә чыккач, “Бердәмлек” редакциясе белән хезмәттәшлек итә башлый. Аңарда тел байлыгы да, укымышлылык та, милли мәдәниятебезне сөю дә, шул ук вакытта үҗәтлек тә, реклама өлкәсендә сәләте дә бар иде. Бу хезмәттәшлек дәвамлы булып, зур дуслыкка әверелде. Ул редакция оештырган чараларда да, бәйрәмнәрдә дә катнашырга ярата иде. Ә инде тәмам картаеп, авырый башлагач, редакция хезмәткәрләре аны 9 Май, Олылар көне белән өенә барып котлау гадәтен алдылар. Күңеле тулганда, Фрат абый редакциягә шалтыратып, мандолинасында татар көйләре уйнап, үзе дә моңлана, безне дә моңландыра иде.

Ходай Тәгалә каберегезне киң итсен, гөнаһларыгызны ярлыкасын иде, дип телибез.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1076

Один комментарий

  1. Я его знала как Фёдора Лукича , работали вместе на Заводе Фрунзе , Он был хорошим человеком, к нему можно было обратить по любому вопросу , и он никогда не отказывал ,Жаль что такие люди уходят от нас ,Это наша история и эпоха , Пусть земля будет пухом !