“Самара өлкә автовокзалы һәм автостанцияләре” компаниясенең генераль директоры Фәния Фәйзулла кызы ХӘКИМОВАга!

photolenta_big_photoХөрмәтле Фәния ханым!

Сезне «Туган тел» татар оешмасы, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоцияциясе һәм шәхсән  үз исемемнән туган көнегез белән ихлас күңелдән котлап, иң изге теләкләремне юллыйм. 

Сез җәмәгать эшләренә битараф түгелсез, Самар өлкәсендә уздырылып килә торган милли чараларның спонсоры да булып торасыз. Халкыбыз өчен көчегезне дә, малыгызны да кызганмаган өчен Сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын!

afEp_rfMxK0Алдагы көннәрегездә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвегезне телибез. Үзегезгә яңадан-яңа үрләр яуларга язсын!

*

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе җитәкчесе.

 

Просмотров: 1215

Комментирование запрещено