Хәләл мал табып, уңышлы тормыш итү – җаваплы хезмәт

image2Кискен үзгәрешләр чорында илебездә корылган күп нәрсә җимерелде. Тупланган социальказанышлар себереп түгелде. Хәзер инде чирек гасыр дәвамында илебез яңа тормышкору юлларын эзли.

Бу буталчык заманда әхлак, намус төшенчәләреаяк астында тапталды. Интеллектуаль катлам вәкилләре, укытучылар,галимнәр һәм оста белгечләр, ничек тә тормыш алып бару өчен, базарларда әйберләр сатарга керештеләр. Менә шундый мәшһәр дәвердәге кыенлыклар аша үтеп, тормышта үз юлларын табучы эшмәкәрләр дә бар. Похвистневода яшәүче Фәрит һәм Гаилә Һадыевлар менә шундыйлардан.

Аларның капкасын ачып керүгә андагы җыйнаклыкка һәм гади гүзәллеккә сокланмыйча мөмкин түгел. Аларның һәр адымы алдан уйланган. Бөтен эшләре киңәш-мәслихәт һәм үзара аңлашучанлык даирәсендә бара.

Ирле-хатынлы Фәрит һәм Гаилә Һадыевлар белән аралашканда төрле сораулар туды:

- Фәрит әфәнде, хәзерге вакытта эшкуар булу җиңелме?

- Бу – зур җаваплылык. Эшкуарлыкны һәркем булдыра алмый. Чөнки бу юлда күп нәрсәне бар нечкәлекләре белән белергә кирәк. Монда алдынгы тәҗрибәне һәм яңа технологияләрне кулланып эшләгәндә генә, уңышларга ирешергә мөмкин.

Хәзерге вакытта хәләл мал табып, уңышлы тормыш алып бару – авыр һәм җаваплы эш. Моның өчен тәвәккәллек, уңганлык, алдыңа төгәл максат куеп, шуңа ирешү өчен бар куәткә тырышу кирәк.

- Гаилә ханым, эшләрегез һәрвакытта да уңай бардымы?

- Эшне башлаганда, без, иң элек,бер ташландык хәлдәге бина сатыпалдык. Аны төзекләндереп, ипипешерү өчен җиһазлар тупладык.Ул чакта кичергән авырлыкларны хәзер искә алуы да кыен. «Бу эшебез берәр кайчан җайга салынырмы икән?» – дигән шикләнүләр дәкүп булды.

Ипи пешерү – катлаулы һәм четерекле хезмәт. Ул йә чиле-пешлебула, яисә янып-көеп чыга. Бусыбер хәл. Ләкин аны сатуы – иң авырһәм катлаулы мәсьәлә. Салкыннарда урамда басып сатканда ипинең бозга әйләнеп туңуы һәм башка кыенлыклар әле дә күз алдында. Аллаһыга шөкер, хәзер инде алар артта калды.

- Бу эшкә алынырга ничек тәвәккәлләдегез?

- Ирем Фәрит тыныч холыклы булса да, тәвәккәл кеше. Тик ул тәвәккәллек нигезендә дуамаллык, ашкыну түгел, тирән уйланган планнар ята. Ә аны тормышка ашыру юлындагы эшләрнең күбесе минем җилкәгә төшә иде. Чөнки иписалу борынгыдан хатын-кыз эшебулган. Бу – нечкә һәм четерекле хезмәт.

Камыр күтәрелсен һәм ипи уңсын өчен бу эшне күңел биреп, тыныч холык, якты уйлар, уңай теләкләр һәм бары тик җылы хисләр белән башларга кирәк.

Күңелеңдә борчулы уйлар, усал хисләр булса – ул чакта моңа тотынмавың хәерлерәк.

Һәрвакытта бары тик киң күңелле, тыныч һәм бай табигатьле кешенең генә ипие уңган. Чөнки камыр өлгергәндә анда җанлы хәрәкәт – катлаулы микробиология эшчәнлеге бара. Бу нечкә субстанциягә кешенең уй-фикерләре, кичерешләре дә көчле йогынты ясый.

- Фәрит әфәнде, эшмәкәрләр күп вакытта башлаган эшләрен ташларга мәҗбүр булалар. Ә сез яңа үрләр яулыйсыз, үсеш юлында торасыз. Моны ничек аңлатасыз?

- Хатыным Гаилә кайвакытта: «Фәлән җирдә тагын берәүләр ипи пешерү цехы ачканнар, безгә конкурентлар арта», – дип борчылган вакытта мин: «Ачсыннар, кояш астында урын барыбызга да җитәрлек», – дип, аны тынычландырам.

Кайберәүләр табыш артыннан куып, ипигә ниләр генә кушмыйлар һәм аның хакын арттырырга тырышалар. Ә безнең максат – тәмле һәм югары сыйфатлы ипи пешерү. Сатканда да, безнең хаклар түбән.

Бер урында гына таптанып тормыйбыз, яңалыклар кертәбез, эш барышында яңа юллар эзлибез. Бүгенге көндә 32 төрле ризык пешерәбез. Камырны бары тик чүпрә белән ясыйбыз. Колмакны Чувашиядән кайтарабыз.

- Гаилә ханым, оешмагыз  «Гаилә» дип атала. Моны сезнең шәхси хуҗалык дип, яисә сезнең хөрмәткә шундый исем бирелгән, дип аңларга буламы?

imageimage2- Минем өстемдә зур җаваплылык ятса да, ирем Фәрит, улым Ришат, кызым Гөлшат һәм киявебез Олег, унике эшче – барыбыз да бер бәйләмдә эшлибез. Бездә: «Ул моны гына, бу – тегене генә башкара», – дигән бүлешү юк. Һәрберебез барысын да булдырабыз. Кирәк вакытта бер-беребезне алыштырабыз. Мәсәлән, мин үзем камыр да ясыйм, чүпрә дә кайнатам, ипи дә пешерәм, машинага утырып, аны кибетләргә дә таратам. Башкалар да шулай. Без бердәм булып, бер гаилә кебек, аңлашып, уңышлы гына эшлибез. Шуның өчен оешмабызны да «Гаилә» (Семья) дип атадык.

Эш хакы бездә кичектерүсез, аена ике мәртәбә түләнә. Акчага кысрык акытта эшчеләргә үз пенсияләребездән алып түләсәк тә, тоткарлык ясамадык. Хезмәтебез четерекле һәм авыр, шуңа күрә уңайлыклар булдыру һәм аны җиңеләйтү юлларын эзлибез. Кешеләр бездән сирәк очракта гына китәләр.

- Фәрит әфәнде, үз гамәлләреңне тирәнтен уйлап башкару, үзара уңай мөнәсәбәтләр булдыру сезгә кайдан килгән?

- Әлбәттә, бар нәрсә дә әти-әнидән, әби-бабадан килә. Кешегә аларны уңышлы куллана һәм үстерә белергә генә кирәк.

Минем Әхмәтгата бабам һәм әтием Мөхтәр колхозда бригадирлар булып эшләгәннәр. Билгеле, бу эшкә кешене тыңлата белгән һәм эшкә көйли алган, авыл хуҗалагындагы барлык нечкәлекләрне белгән кешеләрне генә куйганнар. Бригадир – түрәләргә дә, халыкка да ярый алган кеше, колхозның төпкә җигелгән аты.

Мин әтием белән иген кырларында, ындырларда еш була идем. Өстәлдәге ризыкның нинди авырлыклар белән килүен күреп, ипине хөрмәт итәргә өйрәнеп үстем.

Әтием Әхмәтгата углы Мөхтәр Һадыев тракторчы булып эшләгән. Сугыштан соңгы авыр елларда авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, авылда  бригадир, колхоз рәисе урынбасары, техник-төзүче кебек җаваплы эшләрдә һәм күрше авыл колхозы рәисе булып та эшләде.

Озак еллар авыл һәм районсоветларының депутаты булыпсайланды. Һәрвакытта актив тормыш позициясендә торды һәм үзөстенә йөкләнгән һәр эшкә зурҗаваплылык белән карады. Минүземдә дә шундый сыйфатлар булдырырга тырыштым.

- Үзегезнең тормыш юлыгыз ничек үтте?

- Иске Ярмәк авылындагы уртамәктәпне тәмамлагач, мин Рождественодагы авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем. Анытәмамлагач, Исаклы районындагыавыл хуҗалыгы идарәсендә – агроном-агрохимик, «Рассвет» совхозында – идарәче, Мордово-Аделяково авылында колхоз рәисе булыпэшләдем. Аннан соң Похвистневошәһәрендәге элеватор директорыурынбасары һәм ахырда Похвистнево РАЙПОсы каршындагы ипипешерү комбинатының директоры булып хезмәт иттем, шуннанпенсиягә чыктым.

- Гаилә ханым, ипи пешерүнечкәлекләрен ничек үзләштердегезһәм аның серләренә ничектөшендегез?

- Ипи пешерү – хатын-кыз өстенәйөкләнгән өй вазыйфаларыннан иң җаваплыларының берсе. Мин әбиемнең камыр эшенә,иң элек, дога укып тотынуынкүзәтеп, аның эшендәге бар булганнечкәлекләрне кызыксынып сораша идем.

Эшебездә дә менә шуларны искәтөшерергә туры килде. Ул гына датүгел, төрле махсус басмаларданукып, башкаларның эшен өйрәнепһәм тәҗрибәләр ясап, үзебезнеңысулларны да булдырдык.

Һәр эш уңганлыкны, булдыклылыкныталәп итә. Камыр эше– бигрәк тә. Бу хакта мин әниемәһәм әтиемә рәхмәтлемен. Алар безне кечкенәдән үзләре үрнәгендәэшкә өйрәтеп, бездә дә матур сыйфатлар тәрбияләргә тырышыпүстерделәр.

Әнием Нәҗибә Гарифуллина колхозда кайсы гына эшкә алынсада, барысын да җиренә җиткерепбашкара, уңган иде. Өй эшләрен дәул шулай ук тулы тәртиптә тотты.

Әтием Нуркәшиф Гарифуллин атказанган колхозчы. Үзгомеренә механизатор булыпэшләде. Аның хезмәте турындакүп мактаунамәләр, социалистикярышларда җиңүче булуы турындагы таныклыклар ачык сөйлиләр.

Абыем Наил колхозда озак еллар агроном булды. Үзенең остазы булган данлыклы агроном ЗыяВаһаҗев үрнәгәндә кырчылыкэшенә төрле яңалыклар, алдынгытехнологияләр кертте. Ул колхоздаиң озак хезмәт иткән югары белемле авыл хуҗалыгы белгечләренең берсе.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

«Самар татарлары» журналы, № 2 (16), март — июнь 2017 ел.

Просмотров: 1117

Комментирование запрещено